Рөстәм Миңнеханов Татарстан Юстиция министрлыгында дәүләт хезмәткәрләре санын арттырды
Татарстанда дәүләт хезмәткәрләре санын кабат арттырдылар. Үзгәрешләр Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре санына кагыла.
Шундый указны Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.
Ведомство аппаратында хезмәткәрләр саны 762дән 797гә кадәр үзгәрә. Моннан тыш, җәмәгать судьялары саны 686дан 721гә кадәр арта.
Төзәтмәләр «Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы эшчәнлеген камилләштерү максатларында» кертелә, диелә документта. Указ имзаланган көннән үз көченә керә.
Исегезгә төшерәбез, июнь аенда Миңнеханов Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында эшләүче дәүләт хезмәткәрләре санын 124тән 130га кадәр арттырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев