Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Төркия президенты Эрдоган хатыны белән Казанга БРИКС саммитына килде

Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган БРИКС саммитына хатыны Эмине Эрдоган белән самолетта очып килде. Эрдоганнар кулларын кулга тотынып, траптан төштеләр. Казан аэропортында мәртәбәле кунакларны Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм шәһәр мэры Илсур Метшин каршы алды. Миңнеханов Эрдоганны «Әс-сәламәгаләйкем» дигән сүзләр белән сәламләде һәм аңардан «Хәлләрегез ничек? дип сорады. Төркия Президенты татарча: «Яхшы!» дип җаваплады.

Рөстәм Нургалиевич төрек лидерының хатынын "Исәнмесез!"- дип сәламләде һәм чәчәк бәйләме бүләк итте.

Аннары парлар чәкчәк белән сыйланды. Эрдоган тәм — томның исемен кабат сорады, Миңнеханов аңа «камыр һәм бал» дип аңлатты.

17:00 сәгатьтә бүген Эрдоганның Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуы планлаштырылган.

Путин һәм Эрдоган сөйләшүләренең өстенлекле темасы сәүдәдә милли валюталарны куллану, дип язды РИА «Новости» Әнкарадагы дипломатик чыганакка сылтама белән. Шулай ук Россия һәм Төркия президентлары Украинадагы конфликтны җайга салуда Әнкараның арадашчылыгы һәм газ хабын булдыру турында фикер алышу да булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев