Түбән Кама һәм Әтнә районнары башлыклары отставкага китә
Бүген Татарстан Республикасының Түбән Кама һәм Әтнә районнары башлыклары отставкага китүе турында хәбәр чыкты.
Бу җомгада Әтнә районында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында сессия узачак. Анда озак еллар район җитәкчесе булып эшләгән Әхәт Хәкимовны лаеклы ялга озаталар.
Район башлыгы кәнәфие кемгә булачагы буенча сораулар бар, чөнки ул хәзерге башлык өчен чит кеше түгел, медицина өлкәсеннән икән.
Шулай ук бүген Түбән Кама мэры Рамил Муллин да вазифасыннан китәчәген белдергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев