Түбән Кама районында өч сыйныфны дистанцион укытуга күчергәннәр
Түбән Кама районында кискен респиратор вируслы инфекция очраклары күп булу сәбәпле, өч мәктәп сыйныфы укучыларын дистанцион укытуга күчергәннәр. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Түбән Кама территориаль бүлеге башлыгы Рөстәм Изиятуллин хәбәр итә.
Ул аңлатканча, сыйныфның дистанцион укытуга авыручылар саны 20% тан артып киткәнгә күчергәннәр. Гомумән алганда, Роспотребнадзорның бүлек башлыгы Изиятуллин мәктәпләрдә авыру белән бәйле вәзгыятьне тотрыклы дип бәяләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев