Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Түгәрәккә килгән малай суыргыч конфетка тончыгып буылган, бәхеткә, ул- исән!

Чаллыда 6 яшьлек малай әнисе күз алдында чак кына үлми калган. Янәшәдә генә, бәхеткә, «Ашыгыч ярдәм» фельдшеры булган.

Әнисе кечкенә баласын бию белән шөгыльләнергә түгәрәккә алып килгән. Олы улы бу вакытта суыргыч конфет ашый башлый. Кинәт кенә бала тончыга, әнисе нәрсә эшләргә белми. Янәшәдә генә "Ашыгыч ярдәм" фельдшеры Алия Зәкиева булган, ул тиз арада йөзе агара башлаган балага ярдәмгә йөгереп килә. Геймлих алымын кулланып баланы коткара. Малайның кулларын арттан кочаклап, эченә баса. Аркылы килгән конфет, сулыш юлларыннан атылып чыга.

Бу хәлиткеч мизгелләр санаулы секундлар эчендә булган. "Ләкин бу минут минем өчен дә, куркып калган әни кешегә дә  мәңгелек кебек тоелды", ди фельдшер.

Шәһәр сәламәтлек саклау идарәсе хәбәр итүенчәчә, узган ел организмына чит-ят әйбер кереп буыла башлаганда ярдәм сорап Чаллының "Ашыгыч ярдәм" хезмәтенә 25ләп шалтырату кергән.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев