ҖӘМГЫЯТЬ ҺӘМ БЕЗ рубрикасы буенча яңалыклар
-
Чуракай мәктәбе укучылары редакциябез эшчәнлеге белән таныштылар
Һәм аларга вакытлы матбугат - «Актаныш тажнары» газетасы, сайт, социаль челтәрләрдәге ресурсларыбыз, урындагы ТВ һәм радио эшчәнлеге күңелләренә бик хуш килде. Яшүсмерләр безгә үзләрен кызыксындырган төрле сорауларын бирделәр, сораштылар. Кем белә, ә бәлки нәкъ шушы экскурсия аларның киләчәктәге һөнәрләренә матур йогынты ясар.
-
Яшь райондашларыбыз паспортлы булды(ФОТОЛАР)
14 яшь – самими яшьлекнең иң гүзәл чагы. Шулай да, нәкъ шушы яшь паспорт алу белән бәйле. Бүген районның ЗАГС бүлегендә тантаналы төстә яшь актанышлылар паспортлы булды. Чарада районыбыз башлыгы Ленар Зарипов та катнашты.
-
БЕЗДӘ КУНАКТА: Иске Богады мәктәбе укучылары редакция эше белән танышты
Февральнең бүгенге салкынча иртәсендә редакциябез бала-чагаларның шат авазыннан, аларның безгә биргән күпсанлы сорауларыннан шау-гөр килеп торды. Вакытлы матбугат, радио, телевидение һәм гомумән, журналистика эшчәнлеге белән танышырга безгә Иске Богады авылыннан 1нче сыйныф укучылары килгән иде. Алар кызыксынып һәр юнәлеш белән таныштылар, күзләрендә – кызыксыну чаткылары балкыды.
-
Татар Суыксуы өлкәннәре «Туган як» музеенда экскурсиядә булды
Бүген Татар Суксуы авылы китапханәсенә түгәрәккә йөрүче бер төркем апалар Актаныш үзәгендәге «Туган як» музеенда экскурсиядә булдылар.
-
Дулкынландыргыч бәйрәм: Райондашларыбыз Әфган сугышыннан совет гаскәрләре чыгарылу көнен билгеләп үтте (фотолар һәм видео)
Бүген районыбызда үтә дә тәрбияви рухтагы хәрби-патриотик чара - Әфганстаннан совет солдатлары чыгарылуга 34 ел тулуга багышланган бәйрәм узды.
-
Гашыйклар көнендә иң күп сатылучы бүләк - шоколад һәм төрле конфетлар
Бүген «Гашыйклар көне», аны икенче төрле «Изге Вәли көне»- «День святого Валентина» дип йөртәләр.
-
Актанышлылар “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” бәйгесендә җиңү яулады
“Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика бәйгесенең зона этабы узды. Бәйгедә райондашларыбыз да канашып уңышлы чыгыш ясады.
-
Вакыт белән сыналган: «Актаныш таңнары» газетасына 90 ел
Бу көннәрдә «Актаныш-информ» коллективы күңелле мәшәкатьләр белән мәшгуль. Тиздән рәсми төстә «Актаныш таңнары» газетасының 90 еллык бәйрәме узачак.
-
«Актаныш-информ» хезмәткәрләре «Алдынгылар слеты»нда бүләкләнде
Бүген районыбызның Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда төрле хезмәт тармакларында 2022 ел йомгаклары буенча зур уңышларга ирешкән алдынгыларны хөрмәтләү тантанасы узды. Әлеге бәйрәмдә «Актаныш-информ» хезмәткәрләре дә катнашып макталдылар.
-
Актаныш районының 82 эшмәкәре үз продукциясен электрон мәйданчыклар аша сатуга чыгарды
Продукцияне реализацияләү юлларын табу эшмәкәр өчен мөһим юнәлеш.
-
Актаныш- саннарда
Бүген Актаныш районында 28 148 кеше яши.
-
Авыл җыеннарының чираттагысы район башлыгы катнашында Уразай җирлегендә узды
Авыл җирлекләрендә халык җыеннары дәвам итә. Район башлыгы Ленар Зарипов катнашында аның чираттагысы, биш авылны берләштергән Уразай җирлегендә узды.
-
Иске Богадыда 2022 елга нәтиҗә ясадылар
Актаныш районында хисап җыелышлары башланды. Иске Богады авыл җирлегендә 2022 елга эшчәнлек отчёты узды.
-
Бүген, 15 гыйнварда халкыбызның легендар җырчысы, соң патшабикәсе Әлфия апа Авзалованың тууына 90 ел
Бүген, 15 гыйнвар көнне, халкыбызның легендар җырчысы, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе Лауреаты Әлфия апа Авзалованың туган көне.
-
Чуракайдан Хиффә әби интернет йолдызына әйләнде
«Ватаным Татарстан» : Интернетта танылган Хиффә әбиненең күршеләре: «Кызлар кебек ул, әле менә тау шуып кайтты». Актаныш районының Чуракай авылында гомер итүче Хиффә Гаязованы интернетта күреп яратучылар, хәтта аңа дип әллә кайлардан бүләк җибәрүчеләр дә бар икән. Бервакыт әбекәйне күршесе Ирек Шәехов видеога төшереп ала да, социаль челтәргә куя.