ҖӘМГЫЯТЬ ҺӘМ БЕЗ рубрикасы буенча яңалыклар
-
Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов Карт авылының иң өлкән кешесен котлады
Карт авылында яшәүче Нәгыймә Зарипова бүген үзенең зур юбилеен каршылый. Нәгыймә әбигә 90 яшь тулды.
-
Аеш авылында яшәүче Халидә Гаскәровага 90 яшь
Аеш авылында яшәүче Гаскәрова Халидә Хөснетдин кызы бүген үзенең күркәм гомер бәйрәмен - 90 яшьлек олы юбилеен каршылый.
-
ХАЛЫК БӘЙРӘМЕ: Бүген 57 бистәдә яшәүчеләр үз чыршыларының утын кабызды
57 бистәдә яшәүчеләр өчен быелгы Яңа ел бәйрәме берләшү көченә ия буларак истә калачак. Биредә яшәүчеләр боз тавы янында беренче тапкыр чыршы бизәделәр. Бүген чыршының утларын кабызып күңелле ял оештырдылар.
-
Бүген Актанышта Яңа ел ярминкәсе- рәхим итегез!
Бүген Актанышың традицион ярминкә мәйданында яңа ел ярминкәсе уза.
-
Сыендыручы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар чыршы бәйрәмендә күңел ачты
Бүген, 27 декабрьдә балалар иҗат үзәгендә опека һәм сыендыручы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен чыршы бәйрәме узды.
-
Актаныш районы башлыгының Чыршы бәйрәмендә 100 алдынгы укучы хөрмәтләнде
Бүген районыбызның иң булган, иң уңган, укуда, спортта, мәдәнияттә һәм башка өлкәләрдә зур уңышларга ирешкән 100 укучысы Актаныш районы башлыгының Чыршы бәйрәмендә катнаша.
-
Юрист Татарстан җитәкчесе атамасы турында: Карар тарихи традицияләргә җавап бирә
Төбәк җитәкчесенең яңа атамасы турында Татарстан Дәүләт Советы депутатлары тәкъдим иткән карар законнарда каралган тарихи, милли һәм башка традицияләргә җавап бирә. Бу хакта «Татар-информ»га бүген Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе башкарма комитеты рәисе Тимур Какохо хәбәр итте.
-
Пенсионерлар Яңа елга саллы гына акча алачак
Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының рәсми Телеграм-каналында пенсионерлар өчен күңелле генә хәбәр урнаштырылган. Мәгълүм булганча, өлкәннәр яңа елга зур күләмдә акчага исәп тота ала.
-
ТУГРЫ УКУЧЫЛАР ӨЧЕН ГЕНӘ: “Актаныш таңнары”на элекке бәядән язылып була
2023 елның беренче яртыеллыгына вакытлы матбугатка язылырга санаулы гына көннәр калды. Кибеттә әйбер хаклары көннән-көн үскәндә дә без бәяләрне «сикертмәдек»- 26 декабрьгә кадәр элекке бәядән язылырга мөмкин.
-
Өйгә юл- боз тавы аша (фото һәм видео)
Яңгыр явып Яңа елга әзерлекне туктатты дип борчыла күрмәгез, хөрмәтле актанышлылар. Һава торышы акрынлап суыта, Үзәк чыршы янындагы кар-боз сыннарына да әллә ни зыян килмәде, кайберләрен бераз гына төзәтеп куясы була. Ә менә мәктәп укучылары «Актаныш төзүчеләре» сафка бастырган тауның ныклыгын бүген сынап та куйды соң! 57нче бистәдәге таудан да чана шуучылар өзелеп тормый.
-
«Россия почтасы» аша хәрби хәрәкәткә мобилизацияләнгән якыннарыгызга посылка, бандероль һәм хатлар юлларга була
Район хәрби комиссариаты хәрби хәрәкәткә мобилизацияләнгән райондашларыбыз белән хат аша аралашу мөмкинлеге турында хәбәр итте.
-
«Игелек марафоны»нда батыр ул үстергән инвалид Марсель Надриевка «Батырлык ордены» тапшырылды (фоторепортаж)
Бүген районыбызда зур проект- «Игелек марафоны»на йомгак ясалды. Менә егерме өченче ел рәттән районыбызда Халыкара инвалидлар көне гади истәлекле көн чикләрендә генә калмыйча киң масштабта уздырыла.
-
Дәүләт Думасы минималь хезмәт хакы күләмен арттырды
Россия Дәүләт Думасы өченче укылышта минималь хезмәт хакы күләмен 6,3%ка арттыру турында законны кабул итте.
-
Һөнәргә өйрәтүче бердәнбер үзәктә мөмкинлекләре чикләнгән райондашлар аш-суга осталыкларын сыный
Технология техникумы районда һөнәргә өйрәтүче бердәнбер үзәк. Әлеге уку йортының мөмкинлекләре шактый зур. Аны тулысынча куллану зарур.
-
Актанышта утын сарае, Салмачыда йорт янды- Кышкы хәвефтән сак булыгыз!
Иртәнге сәгатьләрдә үк социаль челтәрләрдә Казан янындагы Салмачы авылында ике катлы йорт яну турындагы хәбәр таралды. МЧС хезмәткәрләре төтен-ут арасыннан хатын-кызны коткарганнар, зыян күрүче хәзер табиблар күзәтүендә.