Авыл хуҗалыгы сулышы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Актаныш районы хуҗалыкларының язгы кыр эшләрендә катнашачак техникалары тикшерелә
Районда эшләүче дәүләт техник күзәтчелек органы эшчәнлегенең төп юнәлеше- җирлектәге трактор,үзйөрешле машиналар һәм аларга тагылма прицепларны куллану вакытында кешеләр сәламәтлегенә һәм аларның милкенә зыян китермәүне тәэмин итү. Моның өчен бу төр техникаларның төзек хәлдә булуы мөһим.
-
Село ждет молодых
С текущего года увеличено единовременное денежное пособие для молодых специалистов, имеющих высшее или среднее профессиональное образование, взявших на себя обязательства работать в сельскохозяйственных организациях не менее трех лет.
-
Язгы кыр эшләренә әзерлек: «Нигез» хуҗалыгында үрнәкле семинар
«Нигез» хуҗалыгында язгы кыр эшләре әзерлегенә багышланган күрсәтмә-семинар узды. Чараның төп максаты- баш инженерларга, машина-трактор парклары мөдирләренә, хезмәтне саклау белгечләренә һәм механизаторларга алда торган кыр эшләренә җәлеп ителәчәк машиналарга, тракторларга һәм агрегатларга техник тикшерү үткәрү кагыйдәләрен аңлату.
-
«Россия авыл икмәк пешерүчеләре Кубогы» конкурсына заявкалар кабул ителә башлады
«Россия авыл икмәк пешерүчеләре кубогы» Бөтенроссия конкурсы «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан үткәрелә.
-
Раисом Республики Татарстан Рустамом Нургалиевичем Миннихановым принято решение о дополнительных мерах поддержки личных подсобных хозяйствах
Увеличиваются ставки на содержание дойного стада с 2300 - 4300 руб. до 6300 руб. единой ставки на корову, вне зависимости от товарности подворья.
-
Бүген Актаныш районы җитәкчелеге хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлеген карады
Бүген Актаныш районы җитәкчелеге хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлеген карады.
-
Туры эфирда агроном сүзе: Үзенчәлекле һава шартларында ничек мул уңыш алырга?
Соңгы елларда климатның үзгәрүе һәм язгы һава шартларының көтелмәгән борылыш алуы Актаныш районы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен җитди сынаулар алдында калдырды. Әмма, кыенлыкларга карамастан, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының еллык рейтингында 23 нче урыннан 8 нче урынга күтәрелеп, районыбыз искиткеч нәтиҗәләр күрсәтте. «Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең» Актаныш филиалы җитәкчесе, район авыл хуҗалыгы идарәсенең җир эшләре буенча консультанты Әфка Сәрвәров белән көзге культураларны исән-сау кышлату, чәчүлекләрне авырулардан саклау һәм басу мәйданнарын дөрес эшкәртү аша бакча һәм кыр культураларыннан мул уңыш алу турында әңгәмә кордык.
-
Актаныш уңышлары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясендә тәкъдим ителә
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе уза. Коллегия эшендә Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелегендәге районыбыз вәкиләре дә катнаша.
-
«Сезгә кирәк, тотыгыз да куегыз»- Бу фикер дөрес түгел!
Актаныш районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Фиргать Абдрахманов Аккүз авыл җирлегенең хисап җыенында ветеринария өлкәсендәге яңалыклар белән таныштырды.
-
Терлекләргә чип куелмаса, дәүләттән субсидия бирелми
Елдан-ел кайчандыр бетерелеп, нокта куелды дип саналган терлек чирләре калкып чыга. Мәсәлән, узган ел Сарман районында ящур авыруы баш калкытып борчуга салды, Казан ягында бруцеллез авыруы сыерлардан кешеләргә йоккан очраклар булды. Үзебезнең Актаныш районында нодуляр дерматит авыруы табылып, ветеринария хезмәткәрләре көче белән тиз арада киртә куелды. Шулай ук туберкулез авыруы да үзен күрсәтергә өлгерде. Менә шундый авыруларны булдырмау максатыннан елга ике тапкыр: язын һәм көзен ветеринария табиблары терлекләргә вакцинация ясый. Актаныш районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе урынбасары Илнар Кадыйров авыл җирлекләре җыеннарында шәхси һәм фермерлык хуҗалыкларында терлекләрне төрле авырулардан саклау буенча аңлатулар алып бара.
-
Актаныш районы җитәкчеләре «Авыл яши – Деревня живет» проектында авыл хуҗалыгы продукциясен электрон сату мөмкинлекләре белән танышты
Республикакүләм «Авыл яши – Деревня живет» проектында катнашучыларны электрон сәүдә системасы аша авыл хуҗалыгы продукциясен сату мөмкинлекләре белән таныштырдылар
-
Актаныш ветеринария берләшмәсе этләргә чип кую эшен башлады
ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карар нигезендә, хуҗалары өч ае тулып киткән этләрен электрон системага мәҗбүри теркәргә тиеш. Актаныш районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Фиргать Абдрахманов әлеге мөһим эшнең районыбызда да башланып китүен хәбәр итте.
-
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “Татарстан Республикасының гаилә фермер династиясе” республика конкурсын игълан итә
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы крестьян (фермер) хуҗалыклары арасында «Татарстан Республикасының гаилә фермер династиясе» республика конкурсын уздыру турында игълан итә.
-
Актаныш районының данлыклы авыл хуҗалыгы хезмәткәре Дөлфирә Каһирова ТР Авыл хуҗалыгы министрының Рәхмәт хатына лаек булды
85 яшьлек күркәм юбилее уңаеннан, Киров авылында гомер кичерүче Ленин ордены кавалеры Хезмәт ветераны Дөлфирә Барый кызы Каһировага Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, Премьер министр урынбасары Марат Җаббаров Рәхмәт хаты юллады.
-
29 декабря в Татарстане пройдут заключительные сельхозярмарки этого года
29 декабря на 13 площадках города Казани, 2 площадках Набережных Челнов и Зеленодольского района, 3 площадках Нижнекамского района пройдут заключительные ярмарки в текущем году.