Актаныш

Актаныш районы

16+
Авыл хуҗалыгы сулышы

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре!

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. Авыл тормышына чын күңелдән гашыйк булган җир кешесе өчен иң зур, иң әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсе ул.

Агымдагы ел безнең өчен бик уңай килде. Эш сөючәнлек һәм ныклык үрнәге булган игенчеләребез үз хезмәтләренә тугры калып яхшы уңыш җыеп алуга ирештеләр. Төп керем чыганагы булган терлекчелек тармагында да алдагы ел иминлегенә яхшы нигез салынды. Кыенлыклар белән исәпләшмичә, үз эшен намус белән башкарган тәҗрибәле игенчеләребез, механизаторларыбыз, терлекчеләребез, гомумән, күпкырлы авыл хуҗалыгының фидакарь хезмәтчәннәре белән чын мәгънәсендә горурланабыз. 

Кадерле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре! 
Тырыш хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне җиткерәм. Сезгә нык сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, куанычлы тормыш, күтәренке рух һәм яңа хезмәт җиңүләре телим. Дөньяларыбыз имин, күкләребез аяз булсын! Бәйрәм белән! 

Ленар Зарипов

Актаныш муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев