Актаныш

Актаныш районы

16+
Авыл хуҗалыгы сулышы

Актанышның алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре Казанда хөрмәтләнде

Бүген Актаныш районы авыл хуҗалыгы тармагы җитәкчеләре һәм хезмәтчәннәре Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы бәйрәмдә катнаша. Делегацияне район башлыгы Ленар Зарипов һәм Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Нафис Сәлимгәрәев җитәкли.

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган бу бәйрәм авыл хезмәтчәннәренә хөрмәт күрсәтү максатыннан ел саен зурлап үткәрелә. Авылларыбызда җиң сызганып эшләүчеләр тырышлыгы белән өстәлләребез мул ризыктан сыгылып тора, авыллар үсә, Татарстанның авыл хуҗалыгы алга бара.

Мондый чараларда төрле районнардан җыелган аграр тармак уңганнары тәҗрибә уртаклаша, киләчәккә планнар турында сөйләшә. Шулай ук тырыш, фидакарь хезмәт куйган игенчеләр, терлекчеләр бүләкләнә. 

Казандагы тантаналы чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең бәйрәм котлавында авыл хуҗалыгы алдынгылары турында да горурланып телгә алды. Шунысы мөһим алар арасында безнең Актаныш районы уңганнары – агроном Рүзил Зәкиев һәм терлекче Таңсылу Мөхәммәтдинова да бар иде. Алар үз эшләренә тугрылыклары һәм намуслы хезмәтләре белән башкаларга үрнәк.

Актаныш районы республикада авыл хуҗалыгы күрсәткечләре буенча алдынгы урыннарның берсен били. Югары уңыш, заманча технологияләр, җиргә мәхәббәт һәм җаваплылык – безнең хуҗалыкларныңның төп көче.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев