Актаныш районы урып-җыю эшләренең соңгы этабына керде
Оператив мәгълүматларга караганда, Актаныш районы хуҗалыкларының 1500 гектардан гына бөртекле культуралар җыясы калды.
Бер үк вакытта игенчеләр төп культураларның берсе – бөртеккә дигән кукурузны урып-җыюга кереште, аны 2395 гектар мәйданнан суктырып аласы бар. Җитен, рапс һәм соя кебек мөһим культуралар да өлгерде.
«Актаныш " агрофирмасы көнбагыш җыюны төгәлләде инде. 491 гектар мәйданнан игенчеләр югары уңыш алуга иреште – һәр гектардан уртача 28 центнер чыкты.
Нур Баян ис. хуҗалыкта бүгеннән быелгы уңыштан терлек азыгы әзерли башладылар, бу терлекчелек тармагын уңышлы үстерү өчен ныклы нигез булып тора. Район авыл хуҗалыгы идарәсендә билгеләп үтүләренчә, мондый оператив эшнең сәбәбе-тиз арада малларга терлек азыгы әзерләү. Кукурузны дымлылыгы 30 проценттан артыграк булса да суктырып алганнар һәм киптергечләрдә оператив рәвештә киптергәннәр, сыйфатлы азык әзерләү өчен дымлылыкны 15 процентка кадәр киметкәннәр.
Хәзерге вакытта районда актив рәвештә силос салу бара. Бу җаваплы процесска «Актаныш», «Әнәк», «Чишмә» агрофирмалары, «Нигез», «Чишмә», «Башак», «Нур» , Нур Баян ис. хуҗалыклары актив кушылды. Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре алдында мөһим бурыч тора-терлекчелек тармагын киләсе сезонга сыйфатлы азык белән тәэмин итү өчен нигез салу темпларын арттырырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев