Батырлар даны мәңгелек рубрикасы буенча яңалыклар
-
Район һәм республика җитәкчеләре батыр якташыбыз Сергей Мосоловның әнисе Альфира апага "Батырлык өчен" орденын тапшырды (+видео)
Бүген район Советының чираттагы утырышы узды.
-
Украинадагы хәрби хәрәкәттә батырларча һәлак булган райондашыбыз Сергей Мосолов "Батырлык ордены"на лаек булды
Украинадагы хәрби хәрәкәттә батырларча һәлак булган Сергей Мосолов Россия Федерациясенең олы бүләгенә лаек булды.
-
Аларга соң кирәк идемени 18дә кабер ташлары: Актанышта Хәрби хәрәкәт ветераннарын искә алдылар (+ВИДЕО)
Россиядә Хәрби хәрәкәт ветераннары көне рәсми бәйрәм саналмаса да илебез өчен батырларча көрәшкән, утны-суны кичкән сугышчылар 1 июльдә бу истәлекле көндә бергәләп җыела, һәлак булган сугышчан иптәшләрен, тыныч тормышта вафат булган солдатларны яд итә.
-
Хәтер һәм кайгы көне: Җиңү паркында батыр солдатларны искә алдылар
Ел саен Җиңү паркына 22 июнь көнне сугыш чоры балалары, тыл ветераннары, укучылар килә. Әлеге көн Бөек Җиңүне якынайткан миллионлаган Совет кешесен искә алу, батырларны данлау, сугышка нәфрәт уяту,тынычлыкка өндәү чарасы.
-
Җиңү паркындагы Билгесез солдат һәйкәленә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге делегация чәчәк гөлләмәләре салды
Бүген Хәтер һәм кайгы көнендә районыбызның Җиңү паркында илебез батырларын искә алу чаралары узды. Район Советы утырышына килгән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин беренче булып җитәкчеләр белән Җиңү паркына юл алды.
-
Яшьләребез "ХӘТЕР ШӘМЕ" акциясенә кушылды
Бүген, 22 июньдә Бөек Ватан сугышы башлануга 81 ел тула.
-
22 июнь-Хәтер һәм кайгы көнендә Бөтенроссия күләмендә "Бер минут тынлык" игълан ителә
22 июнь-Хәтер һәм кайгы көнендә Бөтенроссия күләмендә «Бер минут тынлык" акциясе узачак.
-
Бүген чик сакчылары көне: Яшел беретлылар истәлекле көндә автойөрешкә кузгалды
28 май көнне Россия чик сакчылары, Хәрби хезмәткәрләр һәм чик буе гаскәрләренең ветераннары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.
-
Иске Кормаш авылында яугир Рамазан Әзһәмов яшәгән йортка истәлек тактасы куелды
Илебез чикләрен саклап интернациональ бурычын үтәгән батырларның исемен мәңгеләштерү дәвам итә.
-
Җыр-моң бүләк иттеләр, колоннаны әйдәделәр(+АКТАНЫШНЫҢ НУРЛЫ ЙӨЗЛӘРЕ-БЕЗНЕҢ ФОТОРЕПОРТАЖДА)
"Үлемсез полк" акциясе Актаныш җирлегенең үзәк урамнарыннан, Ленина проспектыннан үтеп Җиңү паркына барып тоташты. Алдан "УАЗ" арбасында мәдәният хезмәткәрләре Алмазия Хаҗиева һәм Рөстәм Мусин нәфис сөйләмнәре, Ватанпәрвәрлек хакында җырлар белән колоннадагы халыкның рух күтәренкелеген тәэмин иттеләр. Бу көнне безнең сайт, социаль челтәрләр буенча иҗади төркемебез:Ләйсән ГАЗИЗОВА, Юлай НИЗАЕВ һәм Раил ХАРИСОВ эшләделәр. Кичәге һәм бүгенге материалларыбыз, иң халыкчан яңалыкларыбыз һәм фотомизгелләребез монда урын алган.
-
Советлар Союзы герое Баян Дәүләтов исемендәге үзәк стадионда тантаналы парад узды
Дәһшәтле сугыш елларында яу кырында башларын салган, туган якка кайткач вафат булган якташларыбызга ихтирам-хөрмәт, хәрби даныбызга - шөһрәт йөзеннән булды ул!
-
Актанышта – Бөек Җиңү бәйрәме тантанасы(+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)
Илебездә кебек үк, Актанышта да Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан бик матур, тантаналы чаралар узды. Аларны безнең мөхәрриятнең фотохәбәрчесе Раил Харисов тарих сәхифәләренә теркәп барды. Иҗади төркемебез бәйрәмнән кызу һәм җитез репортажлар ясады.
-
Бөек Җиңү көнендә Актаныш урамнарыннан "Үлемсез полк" үтте
Традиция буенча, Бөек Ватан сугышы турындагы истәлекләрне саклап калу, үз тормышын кызганмыйча Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәшкән һәр кешене искә алу акциясе– «Үлемсез полк» йөрешендә актанышлылар быел да актив катнашты.
-
АКТАНЫШТА ҖИҢҮ КӨНЕ:Купшы салют белән тәмамланды
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган чаралар салют белән төгәлләнде. Актанышның стандионында Җиңү бәйрәме уңаеннан кич белән бик зур һәм бай программалы концерт оештырылды. Хәрби җырлар, хәрби биюләр янәдан дәвам итте, сәүдә гөрләде, дәртле биюләр биелде. Бирегә кечесе дә, олысы да агылды.
-
СНАРЯД ЧОКЫРЫНДА
Белоруссия фронтында булды бу хәл. Дошманны үз өненә таба куа-куа барганда әзрәк ял итеп алырга урман читендә туктаттылар. Ләкин нык арыган булсак та, безнең полкка кинәт кенә яңадан кузгалырга һәм иртән таң атуга атакага күтәрелеп, бер калкулык итәгенә ныклы ныгытмалар корып, һөҗүм итеп килүче безнең армиягә алга барырга ирек бирми каршылык күрсәткән, дошманны тар-мар итәргә боерык килде. Без андый приказларга инде өйрәнеп беткән идек.Үти торасың, янә яңасы килә. Ватан азатлыгы өчен көрәшкәндә андый хәлләргә тиз күнегәсең икән. Нигә дип гаҗәпләнеп торырга вакыт юк.