Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

ХАТ КИЛДЕ ПОЧТАГА: Караталда Әфган һәм Чечня яугирләре белән матур кичә

Караталлар, үзләренең мәданият хезмәткәренә, авылның аксакалы Марсил агага бик рәхмәтлеләр. Чөнки, нинди генә бәйрәм, истәлекле көннәр булмасын, алар бердәм булып, төпле фикергә килеп, авылдашлар очрашуларын, мавыктыргыч, кызыклы, истәлекле, шул ук вакытта тарихи чаралар итеп тә уздыралар.

                                      Менә яңарак та авыл клубында үткәрелгән чарага, авыл Башлыгы Илсур Фәттахов та оештыру мәсьәләләре белән кушылып, районыбызның Әфган, Чечня сугышы ветераннарын, мәктәп укучыларын, авылдашлар һәм кунаклар чакырып, авыл халкы алдында тарихи хатирәле чара оештырдылар.


                                      Яңа Җияш авылында мондый чараны гамәлләштерүнең дә үз сәбәбе бар, чөнки бу кечкенә авылдан 4 егет Әфган сугышында булган. Дүртесенә дә туган авылга исән-сау кайтырга насыйп булса да, бүгенге көнгә Рәвил Рамазан улы Вәлиев, 1999 елны бакыйлыкка кучкән. Фирданис Гыйльфанов, Себердәге алмаз карьерларында хезмәт куеп, лаеклы ялга чыгып, бүгенге көндә Актанышта гөмер итә, Марс Гыльмуллин Яр Чаллы шәһәрендә яши, ә Илшат Әхмәтов Актанышта йорт салса да, авылда төп йортта тормыш итә. Районыбызның бердәм Әфган ветераннары, чара алдыннан авыл зиратына барып, Рәвил Рамазан улының каберенә чәчәкләр салдылар.


                                      Чараны җирлелегебез имам-хатыйбы Финус хәзрәт изге Көръән аятьләрен укып, догалары белән башлап җибәрде.
Шулай ук авыл Башлыгы Илсур Фәттахов, район мобилизация булеге башлыгы, авылдашлары уздырган чарага кайткан Н.Заһертдинов, авыл аксакалы М.Харисов ветеран егетләрне Совет гаскәрләренен Әфган жиреннән чыгарылганның 34 еллыгы белән котладылар.  Бүгенге көндә кайнар нокталарда махсус операциядә катнашкан авылдашларын, җирлектән чакырылган егетләрен искә алдылар. Авылдашлары Фердинанд Гыйләҗетдиновның исән-сау яу кырыннан кайтуын теләделәр. Әфганчыларның ветераннар Советы рәисе Илсур Гатин, Чечен сугышы ветераннары Советы Вазыйх Харисов, авылдашлары Ильшат Әхмәтовлар чыгышларында Әфган сугышын хәтерләрендә яңартып уздылар.


                                      Чара җирлекнең мәданият хезмәткәрләре әзерләгән сәнгать чаралары белән дәвам итте. Алай гына да тугел, жырга-моңга бай булган Әфган сугышы ветераны Илшат Әхмәтов кунакларны- дусларны, авылдашларны үзенең җырлары белән сөендерде.
Чара өстәл артында, оештырылган кайнар чәйләр белән сыйланып тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев