Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

Яңа Байсарлылар хәрби операциядә һәлак булган Илназ Егембердиев белән хушлашты

Бүген Яңа Байсарлылар хәрби операция вакытында һәлак булган авылдашлары Илназ Егембердиев белән хушлашты

 

               Илназ Егембердиев 1999 елның 19 июнендә туган. Аның кыска гына гомер юлы авылдашларының күз алдында узды. Илназ Ильяс улы 2019 елда Е. Н. Батунчик исемендәге Кама төзелеш колледжын тәмамлый. "Ташкын" хуҗалыгында прораб булып эшли. Соңрак Чаллыда хезмәтен дәвам итә. Хатыны Элиза белән гаилә корганнан соң 2020 елда кызлары Айлина туа. Илназ туган ил алдындагы бурычын чын егетләрчә үти, каушап-куркып калмый. Хәрби операциягә үз теләге белән "Вагнер" батальонына язылып китә.

               Илназ Егембердиевны соңгы юлга озатырга Актаныш районы җитәкчелеге дә килде. Район башлыгы Ленар Зарипов батырларча һәлак булган якташыбызның әнисенең, гаиләсенең авыр кайгысын уртаклашты. Район хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов Ватан өчен башын салган батыр егет-Илназ Егембердиевның истәлегенә бер минут тынлык игълан итте.

             Без дә үз чиратыбызда хәрби операциядә башын салган Илназ Ильяс улының әнисенең, сеңелесенең, хатыны һәм кызының авыр кайгысын уртаклашабыз. Батыр райондашыбызның җаны җәннәттә булсын. Башка беркемгә дә мондый кайгылар күрергә язмасын.  

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

5

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев