Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Әдәби балкыш

Актаныш китапханәсе укучыларны һәм бакча нәниләрен Гаилә елына багышланган шигырь бәйрәменә җыйды

Бүген Актаныш район үзәкләштерелгән китапханәсе укучыларны һәм бакча нәниләрен «Яшьлек» яшьләр үзәгенә Гаилә елына багышланган шигырь бәйрәменә җыйды.

Актаныш район үзәкләштерелгән китапханәсе райондашларны китап укуга тарту максатыннан күптөрле чаралар оештыра.

«Бәллүр каләм» проекты әнә шундыйларның берсе. Бүген "Яшьлек" яшьләр үзәгендә Гаилә елы уңаеннан әлеге проект кысаларында «Гаилә турында шигырьләр» бәйрәме узды.

Бәйрәмнең төп кунаклары- балалар бакчалары нәниләре һәм мәктәп укучылары иде. Аларның иң-иңнәре «Гаилә турында шигырьләр» бәйгесендә катнашкан йөздән артык бала арасыннан сайлап алынып, чыгыш ясарга бүгенге бәйрәмгә чакырылганнар. 

Яшь шигырь сөйләүчеләрне районыбызның әдәбият әһелләре- «Агыйдел дулкыннары» берләшмәсе әгъзалары да тыңлап бәяләп утырдылар.

Малайларның, кызларның татар әдипләре белән беррәттән, әти-әниләре, укытучы, тәрбиячеләре иҗат иткән иҗат җимешләрен тәкъдим итүе бик тә соклангыч.

Әдәби берләшмә әгъзасы, шагыйрә Альбина Авзалова әлеге проектны гамәлгә ашырып нәфис сүз кичәсе оештыручыларга, яттан шигырь укучы балаларга, аларны әзерләгән тәрбияче- укытучыларга һәм әти-әниләргә рәхмәт белдерде, үзенең шигырьләрен укыды. 

Алып баручылар- китапханәче апалар сәхнәгә күтәрелгән һәр сабыйны мактау, хуплау сүзләре әйтеп күңелләрен илһамландырдылар, тәмле күчтәнәчләр белән тамашачылар арасына озаттылар.

Менә шундый самими дә, тәмле дә, рәхәт тә кичә күпме баланы татар теленең сүз-шигырь дөньясында сәяхәт иттерде.

Халык алдында сәхнәгә чыгып үз сүз сүзен әйткән, алкышларга күмелгән нәниләр киләчәктә дә туган телебез сагында нык торырлар дигән ышанычта калабыз. 

Ләйсән Газизова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев