Актанышта Минтимер Шәймиев кубогына көрәш бәйгесе уза
Милләтебезнең йөзек кашы - татар көрәше!

Актанышта Минтимер Шәймиев кубогына көрәш бәйгесе уза

Турнирда катнашу өчен Татарстанның төрле районнарыннан һәм күрше төбәкләрдән 500гә якын яшь көрәшче җыелды.

Актанышта Татарстанның беренче Президенты, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев кубогына яшүсмерләр арасында төбәкара милли көрәш бәйгесе уза. «Батыр» спорт комплексында ярышның тантаналы ачылышы булды. Ярышта алар көчләрен һәм осталыкларын сынаша.

Ярышта катнашучыларны Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов та сәламләде. Ул яшь көрәшчеләргә спортта уңышлар теләп, әлеге бәйгенең киләчәктә зур чемпионатларга юл ачкан мөһим баскыч булуын билгеләде. Шулай ук ул Минтимер Шәймиевкә сәламәтлек, исәнлек-саулык теләде.

— Барыгызны да милли җанлы, татар җанлы көрәшнең җимеше булган Актаныш җирендә, Минтимер Шәрип улы Шәймиев кубогына узучы традицион ярышларда сәламлим. Минтимер Шәрип улына сәламәтлек, исәнлек-саулык телибез. Фидакарьлек белән яшәргә язсын. Көрәштә дә, тормышта да уңышлар юлдаш булсын. Бу ярышлар киләчәк тормышларында зур чемпионатларга, зур баскычларга юл булып торсыннар, — диде Ленар Зарипов.

Яшь көрәшчеләргә уңышлар, матур җиңүләр һәм спортта яңа үрләр яулавын телибез!


Нет комментариев