Милли көрәш – аның язмышы
Спортчы-остаз
Филиза СӘЛАХОВА
Татарстанның атказанган спорт остасы, милли көрәш тренеры Илфир Илфат улы Әнвәровның исеме данлыклы көрәшчеләр белән бергә яңгырый.
Илфир Әнвәров 1974 елның 21 апрелендә Иске Әлем авылында гаиләдә беренче бала булып туа. Әтисе Илфат Зәки улы – районыбызның танылган көрәшчесе. Әнисе Вәфинә Гани кызы аларның бу теләген хуплаучы була. Мәктәптә ул вакытта Солтангол авылыннан Булат Камалов физкультура дәресе үткәргән, чаңгы, баскетбол, волейбол белән шөгыльләнгәннәр.
Спорт яраткан егет Иске Әлем башлангыч, Яңа Әлем урта мәктәбен, аннары Казан дәүләт төзүчеләр институтын тәмамлый. Институтта укыганда көрәш белән ныклап шөгыльләнә. 1996 елда диплом ала.
– Институтта физкультура урынына, атнага 3 мәртәбә көрәш түгәрәгенә йөрсәң, физкультурадан зачет куялар иде. Шуңа да кызыкканмындыр инде. Әти дә – көрәшче, абыйлары да көрәшкән. Шулардан күреп, сабантуйларда бил алыша башладым. Әти Муса Җәлил турнирын ике тапкыр отып, 1983 елда РСФСРның спорт мастеры исемен алды, – ди ул.
Илфир Әнвәров 1997 елда Казанның РЭДУ Совет районы ремонт-эксплуатация юл-транспорт идарәсенә мастер булып эшкә урнаша. Спортны ташламый. 1997 елда иң беренче иң зур уңышы – Зәй шәһәрендә Муса Җәлил турнирында III урын ала. 1999 елда Яр Чаллы шәһәрендә Муса Җәлил турнирын отып, Татарстанның спорт остасы исемен яулый.
1999 елда Россия һәм Татарстан беренчелегендә җиңә, чемпион кала. 2000 елда Актанышка тренер булып эшкә кайта. Шул дәвердән хәзерге көнгә кадәр Актаныш спорт мәктәбендә остаз-укытучы. Авыл мәктәпләренә барып та, милли көрәш түгәрәкләре алып бара.
Остаз тәрбияләгән балалар “Татарстан яшьләре” газетасы, “Сабантуй” газетасы призларына уздырылган турнирларда җиңәләр. 3 егет – Фарис Хуҗин, Искәндәр Мортазин, Илназ Шәмсиев дөнья чемпионы исемен яулый. Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев призына ел саен үткәрелүче ярышта укучылары призлы урыннар ала.
20 ел инде Богады мәктәбендә көрәш түгәрәге алып бара. Илгиз Мөхәмәтдинов, Данил Миңнегалиев Президент кубогын оталар. Илдус һәм Илнур Сафиуллиннар Татарстан беренчелегендә җиңгәннәр. Илшат Рәхимов, Илнар Нәбиуллин кебек келәм батырлары зур казанышка ирешкән.
Спорт мәктәбенә бала беренче сыйныфтан килә. Көрәш төркеменә кертү өчен аның кимендә 10 яшьтә булуы шарт икән. Күбесе тугызынчы сыйныфтан китә, кайсы кая укырга керә. унберенчегә калучылар яки Актаныш технология техникумына килүчеләр спортны ташламый. Шәкертләре арасында Россия чемпионнары бар: Адел Нургатин, Муса Әнвәров, Искәндәр Басыйров, Илъяс Харрасов. Алар спорт мастерлыгына кандидатлык нормасын үтәгәннәр. Искәндәр Мортазин – халыкара класслы спорт остасы, Фарис Хуҗин – Россиянең спорт остасы.
Илфир Әнвәров үзе Муса Җәлил ярышында, Россиядә, Татарстан беренчелегендә – 3әр тапкыр, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына республика турнирында 2 мәртәбә батыр кала. Хәзер инде ул үзе көрәшми, ә балаларны милли көрәш белән шөгыльләндерә.
Танылган тренер бик күп спортчылар тәрбияләп чыгарды. Үз балаларын да спортка тартты. Уллары Муса белән Гадел дә мәйданда бил алыша. Әтиләре көрәш династиясен улларына тапшырган. Икесе дә беренче сыйныфтан бирле шөгыльләнәләр. Зур нәтиҗәләре белән әти-әниләрен сөендереп торалар.
Остазның әтисе Илфат Әнвәров истәлегенә ел саен Актанышта көрәш турниры уздырыла. Анда бертуган Әнвәровлар, аларның балалары бергә җыела. Ике келәмдә төрле төбәктән җыелган яшь көрәшчеләр бил алыша. Милли көрәшнең дәрәҗәсе зур, һәм шулай булып калачак та, чөнки ул көчле ир-егетләр кулында.
Фирдәвис Әхмәтов:
– Илфир Әнвәров – үз эшенең фанаты. Максатчан. Ничәмә-ничә еллар алдынгы тренер булып эшли. Бөтен яктан да, спортчы, тренер, тәрбияче, әти буларак, безнең ышанычны аклады. Минем дә ике улымны аякка бастырган кеше ул. Менә дигән егетләр тәрбияләп бирде безгә.
Ленис Вәлиев:
– Илфир Әнвәров – иң тәҗрибәле, иң күп стажлы остаз. 26 ел берөзлексез педагогик стажга ия. Шушы хезмәтенә тугры калып, балалар арасында спорт осталары, спорт мастерлыгына кандидатлар, дөнья, Россия, Татарстан чемпионнары тәрбияли. Ул үзе дә шәкертләре ирешкән уңышларның исәбенә чыга алмыйдыр. Ләкин аның хәтере бик яхшы, кайсы елда кемнең кайда көрәшкәнен, нинди уңышка ирешкәнен 100 процент дөрес итеп әйтеп бирә.
Рамил Хисмәтуллин:
– Илфир Әнвәров – минем беренче тренерым. Районда, Минзәләдә, Арчада призлы урын алдым. Менделевскида ярыштык, Самарага бардык. Анда бөтенебез дә икенче урын алдык. Көрәшчеләр, гадәттә, 17 яшьтә төшеп калалар, чөнки алар зурлар категориясендә көрәшә башлый. Илфир абый төшеп калырга ирек бирмәде. 2009, 2011, 2012 елда Муса Җәлил ярышында оттым. Илфир Әнвәров – Актаныш районының көрәш буенча тоткасы ул. Гомумән, милли көрәш тарихында Әнвәровларның фамилиясе ташка уеп язарлык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев