24–26 сентябрь көннәрендә Актаныш авылының «Батыр» спорт комплексында Татарстан Республикасының беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Кубогына милли көрәш буенча егетләр арасында XXVII төбәкара турнир узачак.
Быел әлеге мәртәбәле ярыш 27нче тапкыр үткәрелә. Турнирда 2010–2012 елларда туган егетләр бил алышачак.
Яшь көрәшчеләр түбәндәге авырлык категорияләрендә көч сынашачак:
-
36 кг;
-
40 кг;
-
43 кг;
-
46 кг;
-
50 кг;
-
55 кг;
-
60 кг;
-
65 кг;
-
70 кг;
-
80 кг;
-
80 килограммнан югары.
Өч көн дәвамында спортчылар җитезлек, көч һәм осталыкларын күрсәтеп, җиңү өчен көрәшәчәк. Турнирда катнашучыларга уңышлар телибез!
Нет комментариев