Милләтебезнең йөзек кашы - татар көрәше! рубрикасы буенча яңалыклар
-
Җиңүләр ямьле чырыш тырышлык белән!
Пучы Балалар иҗат үзәгенең «Нур Баян» командасы көрәшчеләре 19 апрель көнне Минзәлә районы Хуҗәмәт авылында булып узган «Хуҗәмәт ремонт-механика заводы ҖЧҖ» призларына татарча көрәш буенча ачык турнирда катнашып призлы урыннар яуладылар.
-
Актаныш районы башлыгы Кубогын отучы мәктәпләр билгеле (фотолар)
Бүген районыбызның спорт дөньясында бик истәлекле көн- Актаныш районы башлыгы призына көрәш ярышлары узды. 2025 нче елгы Актаныш районы башлыгы Кубогын Актанышның беренче санлы мәктәбе һәм Татар Ямалысы мәктәпләре отты.
-
Актаныш районы башлыгы призына милли көрәш ярышы башланды
Бүген Актаныш районы башлыгы призына балалар һәм яшүсмерләр арасында татарча көрәш ярышы башланды.
-
Пучы балалар иҗат үзәге укучысы Россия чемпионы булды
Пучы Балалар иҗат үзәгендә көрәш белән шөгыльләнүче Айрат Кашапов 4-6 апрель көннәрендә Казан шәһәрендә татарча көрәш буенча Рәсәй беренчелегендә катнашты. Райондашыбыз 60 кг үлчәү авырлыгында республикабыз данын яклады һәм бөтен көндәшләрен җиңеп, «Рәсәй чемпионы» исемен яулады.
-
Пучы балалар иҗат үзәге көрәшчесе «Ялкын» журналы призын отты
25-27 февраль көннәрендә Мамадыш районы Түбән Ушма авылында 2009-2010 нчы елгы яшүсмерләр арасында татарча көрәш буенча Татарстан беренчелеге узды. Бәйге РСФСРның спорт остасы, Мамадыш шәһәренең мактаулы гражданины Р.Я.Мөхәммәтшин истәлегенә, «Ялкын» журналы призларына үткәрелде.
-
Актаныш көрәшчеләре Кукмарада милли көрәш буенча беренчелектә призлы урыннар яулады
Кукмарада «Вахит» ҖЧҖ призларына милли көрәш буенча ачык беренчелек узды. Безнең Актаныш спортчылары әлеге бәйгедә югары осталык күрсәттеләр һәм призлы урыннар яуладылар.
-
Актаныш көрәшчеләре Татарстан көрәш федерациясе тарафыннан иң яхшы спортчылар буларак хөрмәтләнделәр
Татарстан көрәш федерациясе 2024 ел йомгаклары буенча иң көчле спортчыларны һәм тренерларны билгеләде. Алар арасында Актанышның көрәш осталары да бар. Ә Актаныш районы «Ел ачышы» номинациясендә 100 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде.
-
Актаныш көрәшчеләре Сарманнан җиңеп кайтты
Сарман районында СССРның спорт мастеры Хаҗип Гәрәев истәлегенә ирекле көрәш буенча мавыктыргыч ярышлар узды. Турнирда 13 командадан 156 көрәшче катнашты, бу конкуренциянең югары дәрәҗәдә булуын һәм әлеге спорт төре белән кызыксынучыларның күплеген күрсәтә.
-
Азат Габдрәшитов көрәш буенча Татарстан Республикасы Чемпионы!
Азат Габдрәшитов көрәш буенча Татарстан чемпионатында 90 кг авырлыктагы батырлар арасында җиңеп чемпион калды. Райондашыбызны уңышлары белән котлыйбыз.
-
Актаныш көрәшчеләре республикакүләм Раббани Шәрипов турнирында җиңде
Бүген Тукай районының Түбән Суыксу авылындагы «Алга» спорткомплексында көрәш буенча Татарстан һәм РСФСР чемпионы Раббани Шәрипов истәлегенә балалар арасында көрәш турниры үтте. Актаныш районының яшь көрәшчеләр командасы бәйгедән I урын белән кайта.
-
Хәсән Заманов исемендәге кадет мәктәбе «БлагоДарение» фонды белән төбәкара көрәш ярышы оештырды (фотолар)
Бүген, 11 декабрь көнне Актанышның кадет-интернат мәктәбендә «БлагоДарение» фонды белән берлектә төбәкара көрәш ярышы оештырылды. Келәмдә Актаныш, Минзәлә, Мөслим районы укучылары көч сынаша. Көрәш турниры Ватан Геройлары көненә багышлана.
-
Илфат Әнвәров исемендәге турнирда дүртенче урынны алган көрәшчеләрне дә бүләкләячәкләр
РСФСРның спорт остасы, ТАССР чемпионы, Муса Җәлил турниры җиңүчесе Илфат Әнвәровның гаиләсе- Илфир, Тәүфикъ, Айгөл, Айнур, Шәфкать Әнвәровлар әтиләре истәлегенә унынчы ел рәттән көрәш турниры уздыралар. Башка көрәш ярышларыннан аермалы буларак, туганнар дүртенче урынга калган көрәшчеләрне дә бүләкләячәкләр.
-
Актанышта яшь спортчылар атаклы көрәш остасы Илфат Әнвәров исемендәге бәйгедә көч сынаша
Бүген, 23 ноябрьдә Актанышның «Батыр» спорткомплексында РСФСРның спорт остасы, ТАССР чемпионы, Муса Җәлил турниры җиңүчесе Илфат Әнвәров истәлегенә унынчы тапкыр көрәш турниры уза. Юбилей бәйгесендә Татарстан һәм Башкортостаннан килгән яшь көрәшчеләр көч сынаша.
-
Актаныш көрәшчеләре Азнакайда Инсаф Солтанов турнирында өченче урынны яулады
Азнакайда Россия торак-коммуналь хуҗалыгының Мактаулы хезмәткәре, ТРның атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре Инсаф Солтанов истәлегенә көрәш ярышлары узды.
-
Актаныш көрәшчеләре якташыбыз Ринат Фәрдиев истәлегенә оештырылган турнирдан җиңү белән кайтты
Зәй шәһәрендә якташыбыз, элеккеге Зәй районы башлыгы Ринат Фәрдиев истәлегенә Бөтенроссия көрәш турниры узды. Ике көн дәвамында барган ярышта Актаныш көрәшчеләре дә катнашып җиңүләр яулады.