Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Газета рубрикалары

Без бергә – ярдәм янәшә

Актаныш технология техникумы студентлары махсус хәрби операциядәге солдатларга ярдәм итү эшенә актив кушылган.

 

Рузилә ХӘСӘНОВА

Автор фотолары.

 

Уку йортында оешкан “Без бергә” волонтерлар төркеме гуманитар ярдәм җыя, маскировка челтәрләре үрә, солдатларга токмачлар әзерли. Яшьләр бу эшләрне ихлас күңелдән башкара.

Бүгенге көндә “Без бергә” төркеме техникум студентларының күбесен берләштерә. Алар арасында аеруча актив булган унбишләп студент волонтерлык эшләренең төп терәге булып тора.

Технология техникумы директорның тәрбия эшләре буенча киңәшчесе Зилә Нәгыймова әйтүенчә, башта студентлар районның “Яшьлек” яшьләр үзәгендә үткәрелгән гуманитар ярдәм акцияләрендә  катнашкан.

– Иң беренче вакытта без “Яшьлек” яшьләр үзәгенә барып, гуманитар ярдәм тартмаларын тутырырга, аларны төяшергә булыштык. Соңрак үзебез дә техникум базасында ярдәм җыю эшен башлап җибәрдек. Төрле исемдәге акцияләр игълан итеп торабыз. Соңгысы “Үзебезнекеләргә” дип аталды. Бу юлы күбрәк азык-төлек, медикаментлар, җылы оекбашлар, перчаткалар җыюга басым ясадык. Җыелган барлык әйберләрне районның “Без бергә” фондына тапшырабыз, алар инде ярдәмне солдатларга озата, – ди ул.

Студентлар мондый чараларда бик теләп катнаша. Кайберләре үзләренең шәхси акчаларына да ярдәм күрсәтә, хәтта укытучылар әйтмичә дә “Яшьлек” үзәгенә әйберләр илтеп тапшыручы яшьләр бар.

–  Студентларыбызның шундый киң күңелле, олы йөрәкле булуына без чын күңелдән сөенәбез. Алар арасында туганнары махсус хәрби операциядә булганнар да бар. Аларга адреслы ярдәм дә җибәрелә, –  дип билгеләп үтә Зилә Нәгыймова.

Техникум студентлары гуманитар ярдәм җыю белән генә чикләнми. Тулай торакта яшәүче яшьләр буш вакытларында районның балалар иҗат үзәгенә барып, маскировка челтәрләре үрүдә дә катнаша.

Технология техникумының педагог-психологы һәм тулай торак тәрбиячесе Гөлназ Сәлахова бу эш турында болай ди:

–  Буш вакытта тулай торакта яшәүче студентлар белән Балалар иҗат үзәгенә барып маскировка челтәрләре үрәбез. “Актаныш хәрәкәте” волонтерларына булышабыз. Узган елдан башлап, егермеләп
маскировка челтәре үрдек инде. Безнең эшчәнлекне күреп, рәхмәт хатлары җибәрәләр.

Студентлар бу эшкә бик теләп йөри. Алар солдатларга үзләренең ярдәме тияр дип ышана.

Волонтерлык эшендә студентларның үзләре дә актив фикер белдерә.

3 курс студенты Алинә Сабитова мондый игелекле гамәлләрдә катнашырга яратуын әйтә:

–  Әлеге игелекле эшләрдә бик теләп катнашам. Маскировка челтәрләре үргәндә махсус хәрби операциянең тизрәк тәмамлануын телим. Минем әнием дә волонтер. Ул минем шушылай эшләрдә катнашуыма сөенә, –  ди Алинә.

Техникум кызлары солдатларга токмачлар да әзерли. Бу эшкә алар гуманитар ярдәм җибәрү башланган чорда ук керешкән.

Әлеге эшне пешекче-кондитерлар әзерләү мастеры Миләүшә Хафизова җитәкли.

–  Дәресебез иртәнге сигездә башлана. Шунда кызлар белән камыр басабыз, җәябез, аннары токмач итеп кисәбез. Киптереп, тартмаларга тутырып, егетләргә җибәрергә әзерләп куябыз. Кайчак көненә утыз йомыркага кадәр токмач кискән вакытлар булды. Чимал белән техникум үзе тәэмин итә, –  ди ул.

4 курс студенты Сөмбел Галиева бу эшкә беренче курстан ук кушылган.

–  Әлеге эшкә беренче курста укыганда ук кушылган идем. Бик теләп эшлим. Токмачлар солдат абыйларга барып ирешсен, алар җиңү белән яныбызга әйләнеп кайтсыннар дип тели-тели кисәбез, –  ди студент кыз.

Студентлар арасында үз инициативасы белән ярдәм итүчеләр дә бар. Мәсәлән, 3 курс студенты Артем Газизов махсус хәрби операциядәге егетләргә үз куллары белән мотоцикл җыеп җибәргән.

Техникага мөкиббән егет буш вакытларын гаражда үткәрә. Кул астындагы тимер-томырлардан әллә ниләр эшләп куярга мөмкин. Солдатларга кемнәрнеңдер мотоцикл җибәрүен ишеткәч, аның да   шушы рәвешле ярдәм итәсе килә. Әмма Артем бу хакта беркемгә дә мактанып йөрми. Аның өчен иң мөһиме –  ярдәмнең барып ирешүе.

Бүген Актаныш технология техникумы студентлары башкарган бу игелекле эшләр яшь буынның битараф булмавын, ярдәмчел һәм киң күңелле булуын күрсәтә. Алар кечкенә генә гамәлләр дә зур ярдәмгә әверелергә мөмкин икәнен яхшы аңлый. Чөнки изге теләк белән башкарылган һәр эшнең кадере бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев