Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Газета рубрикалары

Драма коллективлары бәйгесенә йомгак ясалды

Мохтар Мутин исемендәге район драма коллективлары смотры нәтиҗәләре буенча, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

Филиза СӘЛАХОВА

 

Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йортында Пучы халык театры Фәтхи БурнашныңЯшь йөрәкләрспектаклен тамашачыга тәкъдим итте. Бу бәйге театр сәнгатенең көчен, театраль бәйгедә, аны оештыруда катнашкан җитәкчеләрнең, артистларның тырышлыгын, иҗади осталыгын тагын бер кат раслады.

Конкурс өч ай дәвам итте. Апрель ае башында аңа нәтиҗә чыгарылды. Әлбәттә, жюри әгъзаларына зур көч куярга туры килгәндер. Актаныш халкы гомер-гомергә җыр-биюгә, сәхнәдә чыгыш ясауга хирыслыгы белән аерылып тора. Смотр спектакльләрендә яшьләр, өлкәннәр бер сулышта уйныйлар. Мондый иҗади бәйгеләрнең кульминацион өлеше аеруча дулкынландыргыч хискә ия.

Артистлар сәхнәдә үз осталыкларын күрсәтеп, искиткеч матур тамаша белән халык йөрәген яулыйлар. Күңел биреп, ихластан уйнаулары, җыр-моң, шаян мизгелләр, татар халкының элек-электән сакланып килгән фольклор чыгышлары, гореф-гадәтләр, вакыйгалар агышы – барысы бергә тупланып, бик уңышлы сәхнә әсәре тудыра. Тамашачыга рәхәтләнеп ял итәргә, күңел ачып, тамаша кылырга мөмкинлек туа.

Пучы җирлегендә яшәп иҗат итүче артистларның тырышлыгы югары бәяләнде, коллектив бәйгенең гран-при бүләген яулады. Җиңүче коллективка Мохтар Мусин исемендәге күчмә кубок тапшырылды. Татар театр сәнгатенә нигез салучыларның берсе, якташыбыз, күренекле актер Мохтар Мутинның тууына быел – 140 ел.

Җиңүчеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев, социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, район башкарма комитетының социаль агарту бүлеге җитәкчесе Наилә Исламова бүләкләде.

 

Бәйге нәтиҗәләре

 

Мохтар Мутин исемендәге район театр фестивалендә Пучы халык театры (җитәкчесе – Илгина Нуретдинова) Фәтхи Бурнашның “Яшь йөрәкләр” музыкаль комедиясе өчен гран-при яулады.

Риза Ишморатның “Хезмәт батырлары” мелодрамасы өчен Зөбәер халык театрына (җитәкчесе – Гөлүсә Габидинова) һәм Илгиз Зәйниевнең “Әрем исе” мелодрамасы өчен Киров халык театрына (җитәкчесе – Алсу Хуҗина) I урын бирелде.

Иске Сәфәр халык театры (җитәкчесе – Илдус Һарунов) – II урында. Илдар Юзеевнең “Сандугачлар килгән безгә” драмасы өчен.

Айдар Нуриевнең “Балам” мелодрамасы өчен Иске Кормаш халык театры (җитәкчесе – Ирек Хаҗиев) һәм Туфан Миңнуллинның “Йөрәк маем” комедиясе өчен Иске Богады халык театры (җитәкчесе – Әсфирә Хафизова) III урынга лаек булды.

 

Аерым номинациядә

 

Пучы халык театры “Иң яхшы фольклор спектакле” номинациясендә җиңү яулады. Иске Сәфәр халык театры “Иң оста ир-егет актерлар ансамбле” номинациясендә бүләкләнде. Киров халык театры коллективы “Иң яхшы музыкаль бизәлеш” номинациясендә җиңүче булды.

 

Иң-иңнәр

 

Айгөл Авзалова – төп рольне иң оста башкаручы, Айрат Гәрәев – иң оста уен күрсәтүче, Илнар Вәлиев, Фәнил Гарипов, Фидаил Шәйхетдинов һәм Илназ Әгъләмов үз ролен иң оста башкаручы дип табылды. Зиннур Хатыйпов – иң яхшы дебют, Илфат Раянов һәм Алинә Галләмова – үз рольләрен оста башкаручылар. Таңсылу Хафизова – икенче план хатын-кыз ролен иң оста башкаручы. Линар Миңнемуллин – “Режиссер”, Айгиз Гыйлемов – “Актер-җитәкче” номинациясендә җиңүче. Рафаэль Исмәгыйлев югары осталыгы белән аерылып торды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев