Гаилә – тормышның иң зур байлыгы
Түке авылыннан Әбүгали һәм Зинфира Муллагалиевләрнең гаилә тарихы хезмәткә, сабырлыкка һәм үзара хөрмәткә нигезләнгән.
Филиза СӘЛАХОВА
Кайбер гаиләләрнең язмышы бер авыл яки бер нәсел өчен генә түгел, ә бөтен
җәмгыять өчен матур үрнәк булып тора. Әбүгали һәм Зинфира Муллагалиевләрнең тормыш юлы – хезмәт сөючәнлек, сабырлык, үзара хөрмәт һәм балалар бәхете белән үрелгән күркәм гаилә тарихы.
– Сезнең тормыш юлыгыз күпләргә үрнәк булырлык. Булсын дип, тырышып эшләгәнсез. Алма агачыннан ерак китми. Балаларыгыз да үзегез кебек тырыш, үрнәк. Бөтен татар дөньясына танылган, безнең яраткан җырчыбыз Лилия Муллагалиеваны тәрбияләп үстергәнсез, – дип, район башлыгы Ленар Зарипов аларның гаиләсенә Котлау хаты тапшырды, изге теләкләрен җиткерде.
– Әбүгали абыйны яшьләр бүлегендә эшләгән чактан ук беләм. Хөрмәтле Әбүгали абый, Зинфира апа, сезгә әле күп еллар якыннарыгызның иң кадерле кешеләре булып, саулык-сәламәтлек белән яшәргә язсын, киләчәктә тагын да зуррак гаилә бәйрәмнәрен
үткәрергә язсын, – дип, гражданнар хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәммәдиева алар белән якыннанрак таныштырды.
Әбүгали Муллагали улы һәм Зинфира Солтан кызы 1966 елның 5 апрелендә гаилә коралар.
Әбүгали Муллагали улының хезмәт биографиясе “Татарстан” хуҗалыгы белән бәйле. Лаеклы ялга киткәнче, хуҗалыкта баш хисапчы булып эшли. Бик күп грамоталар, дипломнар, мактау кәгазьләре белән бүләкләнә. 1998 елда “Татарстанның атказанган икътисадчысы” исеменә лаек була.
Зинфира Солтан кызы 1966 елдан Зөбәер авылында яши. Лаеклы ялга чыкканчы, Зөбәер почта бүлекчәсендә җитәкче булып эшли, грамоталар,
дипломнар, мактау кәгазьләренә лаек була.
Тәрбия гаиләдә башлана
Гомер юлыннан иңгә-иң куеп атлаганда, хезмәттәге уңышлар да, тормыштагы сынаулар да уртак була. Муллагалиевләр гаиләсе өчен һәрвакыт гаилә учагын саклау, балаларга дөрес тәрбия бирү һәм туганлык җепләрен ныгыту мөһим булып кала.
Алар 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Уллары Илфак гаиләсе белән Башкортстанның Октябрь шәһәрендә яши, МЧСта өлкән инспектор булып эшли, 3 баласы бар. Илфира гаиләсе белән Казан шәһәрендә гомер итә һәм бер оешмада склад мөдире булып эшли,
1 кызы бар. Ләйсән Яр Чаллы шәһәрендә төпләнгән, участок мастеры булып эшли, 3 баласы бар. Әлфия гаиләсе белән Казанда тора, өлкән шәфкать туташы булып эшли, 1 баласы бар. Лилия гаиләсе белән Казан шәһәрендә гомер кичерә,
җырчы, Татарстанның атказанган артисты, 4 баласы бар.
– Тормыш авырлыкларына бирешмичә, безне, балаларын, тәрбияләп, олы тормыш юлына чыгарып, дөньяларын түгәрәк итеп яшәгәннәре өчен әткәй-әнкәйгә олы рәхмәт. Без сезне яратабыз, кадерлибез, олылыйбыз, – диде Лилия Муллагалиева.
Авылның күркәм кешеләре
60 ел бергә гомер итүче Әбүгали Муллагали улы һәм Зинфира Солтан кызы Муллагалиевләр гаиләсе авылда гына түгел, районда, хәтта республикада билгеле. Алар адресына бары тик яхшы сүзләр генә ирешеп тора.
Алтмыш ел – ул календарьдагы сан гына түгел. Ул меңләгән уртак көннәр, шатлыклар һәм борчулар, хезмәт белән үткән еллар, балаларның тәүге уңышлары, оныкларның шат авазлары. Бу – бер-береңә терәк булып яшәүнең, авыр чакларда кулны кулдан ычкындырмауның, бәхетне уртаклашып арттыруның нәтиҗәсе.
Муллагалиевләр гаиләсе бүген зур һәм тату нәселнең үзәген тәшкил итә. Аларның бай тормыш тәҗрибәсе, кешеләргә карата ихтирамы, хезмәткә тугрылыгы һәм гаилә кыйммәтләренә булган мөнәсәбәте яшь буын өчен дә кыйммәтле мирас булып тора. Балалары һәм оныкларының уңышларында ата-ана биргән тәрбиянең, күңел җылысының һәм күркәм үрнәкнең чагылышын күрергә мөмкин.
Гаилә бәхетенең сере нәрсәдә дигән сорауга җавап эзләгәндә, Муллагалиевләр кебек гаиләләр искә төшә. Аларның тормыш юлы шуны раслый: мәхәббәткә нигезләнгән, хезмәт белән ныгытылган һәм хөрмәт белән сакланган гаилә генә еллар сынавын лаеклы үтә ала. Әбүгали абый белән Зинфира апаның күркәм тормыш юлы әле тагын күп еллар балаларына, оныкларына һәм аларны белгән һәркемгә яшәү көче, рух ныклыгы һәм гаилә кадере турында сөйләп торыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев