Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Яшәгән җирем күз алдында үзгәрә

РАЙОН ҮЗӘГЕ КАБАТ КАЙТКАЧ Район үзәге кабат Актанышка кайткач, оешмалар үз урынын алды.

1971-1973 елда Фаил Шәмсуллин, аннан соң Инсаф Әндәрҗанов ВЛКСМ райкомы 
секретаре булды. Алар белән бергә Мирсәлим Сәетов, Ләлә Латыйпова (Әхмәдуллина), Вәсим Вахитов, Нурсил Галимәрдәнов, мин, Фәйрүзә Шәрифуллина (Сәетова), Айрат Кәрамов, Фаис Гәрәев һ.б. эшләде. ЗАГСны Габдрахманова, архитекторлар бүлеген Зөлфирә Хәбитова, Әшрәф абый җитәкләде. КПСС райкомында Салих Сафин, Сәмигуллин, Рәиф Йосыпов, район башкарма комитетында Баязит Мөхәммәтов, халык контролендә – Миргаяз Зарипов, парткабинетта Бәдриев, Дилфат Борһанов хезмәт куйды. 
Райком ишегалдында ат утары, җиңел машина гаражы, капкадан уң якта – ике катлы агач бинада – авыл хуҗалыгы идарәсе, беренче кат астында – китапханә. 1957 елда Рифкат абыема ияреп, мин беренче тапкыр китапханә бусагасын атладым һәм балалар өчен бизәкле китапларга хәйран калдым. Китапханәче апа, кызыксынуымны күреп, мине укытып карады да, китап укучылар берлегенә алды. Мәктәптә укысам да, шушы китапханәгә йөри башладым.
Үзәк урамны Колхоз урамы кисә һәм юл ике урамнан да Чөгәнә юлына чыга. 
Индустрия һәм Колхоз урамнары кисешкән җирдә, елга яклап янгын сакчылыгы депосы, ә авылны чыккан җирдә, Колхоз һәм Үзәк урамнары арасында – мин белгәндә үк ябылган зират урыны. Вафат булучыларны тау башындагы зиратка җирлиләр. Ул – тау башындагы ике катлы агач бинада урнашкан урта мәктәп белән РТС арасындагы урын. Тора-бара кешеләр бу аралыктагы буш урыннардан ихата алып, өйләр салып, Мәктәп урамын булдырдылар. 
РТС Ленин орденлы “Сельхозтехника” берләшмәсенә әйләнде. Сәлмән Әсәдуллин, Имаметдин Билалетдинов берләшмә җитәкчесе булдылар. Алар тырышлыгы белән РТСта уңайлы эш урыннары, тору өчен ике катлы таш биналар, клуб, балалар бакчасы, кибет, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау паркы барлыкка килде. Мәктәп янында укытучылар өчен торак төзелде. Бараклар артында “Үзәк” хуҗалыгының трактор паркы, амбар, юл төзү участогы, инкубатор, ягулык станциясе, АТХ, ПМК, ветеринария берләшмәсе, нефтьчеләр оешмасы барлыкка килде. 
Үзәк һәм Колхоз урамнары чатында клуб, башлангыч мәктәп, даруханә бар иде. Элекке “лавка” урынында почта киоскы барлыкка килде. Конверт, открытка, марка сатылды. Киоск артындагы баганада радио сөйләп торды. Ике катлы агач бинада: радиоузел, почта, телеграф, телефон станциясе урнашкан. Янәшәдә кунак йорты, май заводы эшләде. 
Үзәк урамының уң ягында “Үзәк” хуҗалыгы идарәсе, авылны чыккач, тау астында, Актаныш елгасының бер ягында – ИПС, уң якта “Үзәк” хуҗалыгы фермалары тезелгән. 

МӘКТӘП ЕЛЛАРЫ ХАТИРӘСЕ
Без өлкән пионервожатый Фәймә Шәмгунова җитәкчелегендә кош тизәге, көл җыю өмәләрендә, шул ферма тирәсендә чаналар төяп,  “поезд”лар ясап, поселоктан ярыша-ярыша килә идек. 
Дзержинский һәм Колхоз урамнары чатында Актаныш елгасы аша күпер салынган. Уң якта – “Үзәк” хуҗалыгы парткабинеты. 1965 елда район үзәге кире кайткач, ВЛКСМ райкомы шунда урнашты. 23 февральдә безне шул бинада бюро утырышында комсомолга кабул иттеләр. 
7-8 нче сыйныфта укыганда күперне чыгып, агач баскычтан тау башына менеп, мәктәпнең төп бинасына бара идек. 
9-10 нчы сыйныфта мине 366 комсомол әгъзасы булган оешманың комсомол секретаре итеп сайладылар. 14 яше тулган укучыларны комсомолга әзерлибез. Устав белән таныштырабыз, хокукларын һәм бурычларын өйрәтәбез. 
ВЛКСМ райкомы секретаре Хәснә Нуретдинова белән комсомол билетларын Ленин һәйкәле янында тапшыруны оештырдык. Мәктәптә төрле ярышлар, кичәләр, авылларда концертларны комсомол комитеты оештырды. Гөлсинәнең әтисе Кәрам Гарипов транспорт белән ярдәм итте. Бәйрәмнәрдә мәктәп эшчеләре һәм укучылары белән демонстрацияләрдә катнаштык. Митинглар клуб янәшәсендәге трибуна янында узды. 
Актаныш елгасы буенда Үзәк һәм Тау асты урамы арасында “Үзәк” хуҗалыгының яшелчәлекләре мул уңыш китерде.
Эксперименталь район үзәге төзелә башлагач, аскы Актаныш әкренләп хәзерге халәткә күчте. Алтмышынчы елларда Совет, Вахитов урамнары беренчеләрдән булып барлыкка килде.

Ахыры. Башы газетаның 11 ноябрь, 44 (10599), 18 ноябрь  45 (10600) саннарында.

Әнүдә ГАЛИӘХМӘТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев