Иң яхшы намаз укучы балалар Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр
Актаныш мөхтәсибәте тарафыннан Чуракай авылы мәчетендә үткәрелгән районкүләм намаз уку бәйгесендә катнашып, җиңүчеләр мөхтәсибәтнең Рәхмәт хатына лаек булды.
7-9 яшьлек малайлардан Зиннур Солтанов (Актаныш) – I, Рамазан Солтанов (Актаныш) – II, Мостафа Солтанов (Актаныш, остазы – Рузил хәзрәт) – III урында. 12-13 яшьлекләрдән Фәрхәт Заманов (Актаныш, Мөхәммәт хәзрәт) – I, Муса Малихов (Яңа Кормаш) – II, Хазраткуль Туйчиев (Актаныш) – III урында. 13-16 яшьтәге малайлар Сәид Мортазин (Актаныш, Руслан хәзрәт) – I, Әмир Сафиуллин (Яңа Әлем, Илшат хәзрәт) – II, Нурислам Харисов (Татар Ямалы, Ринас хәзрәт) – III урында.
Кызлар бәйгесендә 7-9 яшьлекләр арасында Актаныштан Лидия Галимованың укучылары Мәликә Гаянова – I, Сафия Сабирҗанова II урын яулады. 10-12 яшьлек кызлар арасында Актаныштан Нурия Солтанова, Иске Байсардан Язгөл Садриева (Мәрьям Садриева) – I, Чуракайдан Камилә Басыйрова, Регина Минһаҗева (В. Тимерова) – II, Актаныштан Мәрьям Гаянова (Лидия Галимова), Диләрә Хәбирова (Дилбәр Гәрәева) – III урында. 13-16 яшьлекләр арасында Чуракай авылы кызлары Ралия Минһаҗева – I, Фирүзә Шәвәлиева (В. Тимирова) II урынга ия булды, Мәликә Гаянова “Иң кечкенә мөслимә” номинациясендә, Раян Солтанов “Иң яшь азан әйтүче” номинациясендә бүләкләнде.
Мәктәпкәчә яшьтәгеләр арасында да урыннар чыгарылып, җиңүчеләр хөрмәтләнде. Катнашучыларның барысына да Актаныш мөхтәсибәтенең Рәхмәт хаты тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев