Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Иске Сәфәр авылы халкы бердәм булып мобилизацияләнүчеләргә олы ярдәм оештырды

Өлешчә мобилизацияләнеп районнан бик күп ир-егетләр китте, шул исәптән үзебезнең Иске Сәфәр авылыннан да бар.

              Хатыннарына, балаларына, әти-әниләренә Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен. Үземнең дә оныгым иң беренче алынды, шуннан соң йокыларым да качты. Безне бер теләк берләштерә, исән-имин әйләнеп кайтсыннар. Хөкүмәтебез ярдәм чаралары билгеләп тормышка ашыра башлады. Шәһәрләрдә, районнарда, авылларда да гуманитар ярдәм пунктлары оештырылды. Бу чаралардан, оештырылган акцияләрдән безнең авылдашлар берсе дә читтә калмады. Игелекле зур эшкә һәрвакыт ярдәмгә ашыгучы Роза Идрисова алынган. Аңа тормыш иптәше Марат та һәрвакыт ярдәмгә килә. 
                Әле бит китапханәче Әлфинурның үз малае да мобилизацияләнеп китте, үзенеке өчен генә түгел, башкалар өчен дә борчыла. Роза белән икесе дә олы йөрәкле кешеләр инде алар.  
             Ярдәм җыю пунктын китапханәдә оештырырга булганнар, солдатларга барлык кирәк-
яракларны да китерәләр. Минем интернетлы телефоным юк, кешедән ишеттем дә, продуктлар алып ярдәмгә ашыктым. Анда җылы оекбашлар, бияләйләр бәйләү өчен бик күп сарык йоны китергәннәр. Йон язучыларга мин дә кушылдым. Китапханәдә чын-чынлап эш кайный, кемдер йон яза, кайсы эрли, кайсы бәйләм бәйли. 
                 Искесәфәрлеләр битараф түгел, китапханәнең ишеге ябылып тормый, ярдәм бер-бер артлы килеп кенә тора. Килгән бер кеше үзенең изге теләкләрен җиткерә, һәркем балаларның исән-имин әйләнеп кайтуларын телиләр. “Мир төкерсә күл була”, – дигән әйтем дөрескә туры килә. 
                 Күп кешеләр акчалата да ярдәм итәләр. Мәдәният хезмәткәрләре хәйрия концерты оештырып, зур эш башкардылар. 
Барлык җыелган ярдәм мобилизацияләнгән авылдашларга, райондашларыбызга, госпитальләргә, фронтка китәчәк. Хатын-кызлар бәйләгән оекбашлар, бияләйләр солдатларыбызга барып җитеп кул-
аякларын җылытыр, иншә Аллаһ. Шушылай гел бердәм булыйк, бергә булыйк! 

               Яшьләр дә, өлкәннәр дә бергәләшеп догалар кылып, догаларыннан калдырмаса, һичшиксез барысы да исән-
имин әйләнеп кайтырлар. Кеше  язмышлары Аллаһы Тәгалә кулында.
Безнең изге теләкләребезне, илләрдә тынычлык урнашуны теләп укыган 
догаларыбызны Аллаһы Тәгалә ишетер, ярдәменнән ташламас. Дога кылыйк, бергә булыйк.

Розалия Баянова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев