Кадет тәрбиясе: әтиләр терәге
Әтиләр советының чираттагы утырышы Хәсән Заманов исемендәге кадет интернат-мәктәбендә узды.
Рузилә ХӘСӘНОВА
Чарада районның әтиләр советы җитәкчесе Рамил Сәлахов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова, идарә белгечләре, мәктәпләрнең әтиләр советы рәисләре, мәктәп директорлары катнашты.
Кадет интернат-мәктәбе 2007 елда балаларның һәм яшүсмерләрнең интеллектуаль һәм физик үсешен тәэмин итү, аларны җәмгыять тормышына җайлаштыру, балигъ булмаган гражданнарны гражданлык һәм хәрби өлкәдә Ватанга хезмәт итәргә әзерләү максатыннан ачылган иде. Шуннан бирле уку йорты үз эшчәнлеген уңышлы алып бара. Мәктәп директоры Илсур Ялалов кунакларны уку йортының эшчәнлеге, казанышлары белән тулысынча таныштырды.
«Аҗаган»
хәрби-патриотик уены
Кадет интернат-мәктәбе ата-аналар белән тыгыз хезмәттәшлектә эшли. Моның шулай икәнлеге төрле кичәләрдә, бәйгеләрдә ачык күренә. Бу көнне дә алар әтиләр һәм кадетлар катнашында төзелгән командалар арасында “Аҗаган” хәрби-патриотик уенын тәкъдим иттеләр. Балалары белән бер рәттән бар көчләрен биреп ярышкан әтиләрне күреп, күңел сөенде. Алар барлык биремнәрне дә тиешле таләпләргә туры китереп үтәргә тырыштылар. Бу исә бала белән ата арасындагы якынлыкны, үзара аңлашуны тагын бер кат раслады. Чыннан да, малай өчен әти кеше – ир-
егетләрчә тотыш үрнәге. Бигрәк тә кечкенә малайлар өчен ир-ат булып формалашуның төп нигезе шунда ята. Моның тирән психологик әһәмияте бар. Әлеге механизм эшләсен өчен, малай үз әтисен якын итәргә, аның белән яхшы мөнәсәбәттә булырга тиеш.
Уен тәмамланып, җиңүчеләр бүләкләнгәннән соң, утырышның рәсми өлеше актлар залында дәвам итте. Кадетлар
кунакларга үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр, концерт номерлары белән чыгыш ясадылар.
Мәктәп һәм ата-аналар
бердәмлеге
Кадет интернат-мәктәбе әтиләр советын Фирдәвис Шакиров җитәкли. Ул мәктәп тормышында әтиләрнең роле турында чыгыш ясады.
– Әтиләр советы балалар арасында хокук бозуларны һәм җинаятьчелекне кисәтү эшен оештыруда мөһим структур бүлекчә булып тора. Әтиләр советы составына балалар һәм ата-аналар арасында абруй казанган әтиләр керә, – диде ул.
Әтиләр советы эшчәнлегенең төп юнәлешләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм тискәре күренешләрне профилактикалауда сыйныф җитәкчеләренә ярдәм күрсәтү; укучыларда уңай сыйфатлар тәрбияләү, батырлык һәм патриотизм хисләрен формалаштыруга юнәлтелгән чараларны оештыруда һәм үткәрүдә катнашу; укучылар, әти-әниләр белән берлектә спорт, ял һәм мәдәни чаралар үткәрү; имин булмаган гаиләләр белән профилактик эшләрне планлаштыру һәм гамәлгә ашыру; балаларны тәрбияләүдә үз бурычларын үтәмәгән ата-аналарның үз-үзләрен тотышы турында фикер алышу; профилактика советы эшендә катнашу.
Әтиләр советы тарафыннан башкарылган эшләр дә шактый. Әйтик, чаңгы базасын төзүдә ярдәм күрсәтелгән, теплица түбәсен ябуда булышканнар. Мәктәптә үткәрелгән төрле чараларда да әтиләр актив катнаша. Укучыларның җәйге практикасы вакытында ата-
аналар тирә-якны тәртипкә китерүдә ярдәм итәләр, сыйныф бүлмәләрен ремонтлауда үз өлешләрен кертәләр. Уку елы ахырында бергәләп табигатькә ял итәргә чыгу да матур гадәткә әйләнгән. Ел саен тантаналы ант кабул итү чарасын үткәрүдә дә әтиләрнең ярдәме зур.
Мәктәптә риск төркеменә кергән балалар исемлеге төзелә, алар белән шәхси профилактик эш алып барыла. Совет утырышларында, ата-аналар җыелышларында гаиләдә тәрбия бирүнең әһәмияте пропагандалана, укучыларның һөнәри юнәлешен билгеләү буенча эш алып барыла. Шулай ук укучыларның түгәрәкләргә һәм спорт секцияләренә йөрү мәсьәләләре карала. Каникул чорында балигъ булмаганнарны күзәтүчесез калдырмау, юл-транспорт һәлакәтләрен һәм башка фаҗигаләрне кисәтү буенча да системалы эш оештырыла.
Әтиләр советы эшчәнлегендә кыенлыклар да бар. Беренчедән, укучыларның күпчелеге интернатта яши, әти-әниләрнең шактые башка районнарда гомер итә, шуңа күрә гаиләләр белән очрашу мөмкинлекләре чикләнгән. Икенчедән, 43 бала тулы булмаган гаиләдә тәрбияләнә. Шулай да, әтиләр советы әгъзалары бердәм булып эшли.
– Без – бергә. Авырлыкларны җиңү көчебездән килә, – диде Фирдәвис Шакиров.
Иң мөһиме –
профилактика
Утырышта шулай ук Россия Федерациясе Эчке эшләр бүлегенең Татарстан Республикасы Актаныш районы буенча балигъ булмаганнар эшләре инспекторы Алисә Нурисламова чыгыш ясады. Ул балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау мәсьәләләренә тукталды. Район үзәк хастаханәсенең табиб-наркологы Иршат Зәкиев исә яшүсмерләр арасында спиртлы эчемлекләр һәм наркотик матдәләр куллануны булдырмау өчен әти-әниләр нинди чаралар күрергә тиешлеге турында үтемле итеп сөйләде. Әлеге темага кагылышлы күрсәтелгән видеофильм беркемне дә битараф калдырмады.
Утырыш ахырында районның әтиләр советы җитәкчесе Рамил Сәлахов кадет интернат-мәктәбенә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
– Мин алдагы утырышларда да һәр уку йортының үз үзенчәлеге бар дип әйткән идем. Кадет интернат-мәктәбенең дә үз йөзе бар. Биредә балалар атна буе интернатта тәрбияләнәләр. Шулай булса да, әти-әниләр мәктәп белән даими элемтәдә тора. Моны без “Аҗаган” хәрби-патриотик уенында да ачык күрдек. Биредә балалар мөстәкыйльлеккә өйрәнәләр, бу исә аеруча матур күренеш. Әтиләр советы да нәтиҗәле эшләп килә. Киләчәктә дә мәктәп белән ата-аналар арасындагы хезмәттәшлек дәвам итсен, – диде ул.
Киләсе әтиләр советы утырышы Актанышның 1 нче урта мәктәбендә узачак. Әтиләр советының символы әлеге мәктәпкә тапшырылды.
Фирдәвис Шакиров:
Яхшы әти булу – авыр бурыч. Аның өчен күп көч куярга кирәк. Ә безнең максат бер – бала, аның үсеше, бәхете, сәламәтлеге һәм киләчәге.
Баланы мәктәп һәм гаилә бергә тәрбияләргә кирәк. Аның 50 проценты – мәктәптә булса, калган 50 проценты гаиләдән тора. Шуны онытмасак иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев