Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Китап укып елый алганнарның күңелендә булмый каралык

Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективы замана белән бергә атлый.

           “Укучыларны проект эшенә тарту” дигән темага узган педагогик киңәшмәдә укытучылар үз тәҗрибәләренә таянып, укучыларны фәнни-
эзләнү, проект эшләренә тарту турында фикер алыштылар.
            Ә китапханәче  Рәзинә Мөнирова укытучылар коллективын, “Китап укып елый алганнарның күңелендә булмый каралык” дип аталган китап укучылар конференциясенә җыйды. Конферециягә бүгенге көндә әдәбият сөючеләр тарафыннан яратып укылган, М.Маликованың “Арыш тәме”, “Бал чәчәге” һәм А.Әхмәтгалиеваның “Ак читек” әсәрләре сайлап алынган иде. Кыскача гына М.Маликова һәм А.Әхмәтгалиева иҗатларына күзәтү ясады. Әдәбият сөючеләрдә китап укуга кызыксыну уяту өчен, әлеге “Арыш тәме”, “Бал чәчәге”, “Ак читек” әсәрләре буенча эшләнгән буктрейлерларны күрсәтте.
           Бу әсәрләрнең сайлап алынуы юкка гына түгел. Әлеге әсәрләрдә укучыларны уйландыра торган мәхәббәт, гаилә ныклыгы, ата-ана һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләр, бала тәрбияләү кебек темалар күтәрелә. Шулай җәмгыятьне борчыган эчкечелек, наркомания, урлашу, әхлаксызлык кебек проблемалар яктыртыла. 

Гөлназ ГАЛЛӘМОВАның бу язмасын "Актаныш таңнары" газетасының 9 декабрь саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев