Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Миләүшә Арсланова: “Син мари, син татар, дип аермыйбыз”

Мари Суыксу авылында яшәүче, дүрт бала анасы Миләүшә Арсланованың тәрәзә төпләре кышын да җәйге бакчаны хәтерләтә. Аның хакында җитмеш төрле һөнәргә ия дияргә була.

Миләүшә белән аралашу үзе бер дөнья. Ачык йөзле, сүзгә тапкыр ханым булып чыкты ул. 
Үзенең шөгыльләре хакында сөйләгәндә аеруча җанланып китә. 
– Тормыш юлымда нәрсәләр белән генә шөгыльләнеп карамаганмындыр?! Ялкау булсам да (көлә), хирыслыгым, үҗәтлегем көчле. Дәрт иткәнне эшләми туктамыйм. Илзирабызның йөрәгенә операция ясагач, үземне тынычландыру өчен башта башмаклар бәйләдем. Аннан джимперларга күчтем. Хәзер инде күлмәкләр бәйлим. Холкымда шундый үзенчәлек бар, кеше кигәнне киясем килми, үземчә булырга тиеш. 
– Бер күлмәкне бәйләр өчен күп вакыт кирәкме?
– Күпме вакыт дип... Әгәр 
нервыланам икән, бәйләүгә утырам. Башка эшләр торып та тора. Бәйләү мине тынычландыра. Гаилә булгач, бездә дә төрле хәлләр була. Илзирама операция ясарга дигәч, нык борчылдым. 
Бәйләүгә килгәндә, күлмәкләрнең  бизәкләрен интернеттан карыйм да, үземчә үзгәртәм. Катлаулы бизәкләр сайлыйм. 


Рузилә ХӘСӘНОВАның бу язмасын тулысынча бүгенге "Актаныш таңнары" газетасыннан укырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев