Актаныш

Актаныш районы

16+
Газета рубрикалары

Мөхтәр Мутин – атаклы артист

Татар халкының бөек трагик артисты, режиссер, тәрҗемәче, театр эшен оештыручы Мөхтәр Мутинның тууына 140 ел. ТАССРның атказанган артисты Мөхтәр Мутин – зур шөһрәт казанган атаклы артист. Ул татар сәхнәсенә героик пафос, романтик юнәлеш алып килгән, гаҗәеп кайнар темпераментка ия булган олы трагик талант. Ул башлыча төп рольләрне башкара. Көнбатыш драматургиясен үзләштерә һәм спектакльләрендә уйнап, зур уңышларга ирешә.

 

Мөхтәр Мутин 1886 елның 2 гыйнварында Уфа губернасы Минзәлә өязенең (хәзерге Актаныш районы) Такталачык авылында туа. Театр сәнгате белән Мөхтәр Бәләбәйдәге рус гимназиясендә укыган вакытта кызыксына башлый. 1908 елда ул сәхнә сәнгате белән профессиональ рәвештә шөгыльләнә. 1912 елга кадәр гастролер-трагик сыйфатында йөри. Уфада Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская җитәкчелегендә “Нур” труппасы эшли башлагач, ул үзенең иҗатын шушы коллектив белән бәйли.

1915 елда Ырынбурда “Ширкәт” труппасы оешкач, Мөхтәр Мутин бу труппада хезмәт итә, труппаның төп артисты һәм режиссеры булып таныла. 1918 елның декабрь азагында Казанга килә һәм Татар драма артистлары труппасына урнаша. Аның Казан сәхнәсендәге иң тәүге актерлык һәм режиссерлык эше – Фридрих Шиллерның “Юлбасарлар” романтик драмасы буенча куелган спектакль һәм андагы Карл Моор роле.

1919-1922 елда Мөхтәр Исхак улы наркомпросның театр бүлеген җитәкли, бер үк вакытта элекке “Сәйяр” артистларын берләштергән беренче хөкүмәт татар күргәзмә театрының баш режиссеры һәм сәнгать җитәкчесе вазифаларын башкара. Мәскәү татар театрында уйный. 1937 елда Мөхтәр Мутин кулга алына, 1941 елның 3 июнендә Колымада һәлак була. Аның белән бергә шул ук лагерьда тоткын булган язучы Ибраһим Сәлахов әйтүенчә, татар артистын төрмәчеләр этләрдән талатып үтергәннәр. 1963 елда Мөхтәр Мутин тулысынча аклана.

*** Татар театры тарихына кергән, Мөхтәр Мутин иҗат иткән образлар: Карл Моор – Фридрих Шиллерның “Юлбасарлар”ында, Гамлет, Отелло – Уильям Шекспирның “Гамлет” һәм “Отелло”сында, Тартюф – Мольерның “Тартюф”ында, Батырхан – Галимҗан Ибраһимовның “Яңа кешеләр”ендә, Минһаҗ – Кәрим Тинчуринның “Кандыр буенда”сында, Бардин, Барон – Максим Горькийның “Дошманнар”ында һәм “Тормыш төбендә” әсәрендә һ. б.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев