Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Газета рубрикалары

Нәсел тарихын белү кирәк

“Тарихта без эзлебез” шәҗәрә фестиваленең район турында өч гаилә көч сынашты. Аларның чыгышы бер-берсенә бөтенләй ошамаган, үзенчәлекле иде.

 

Филиза СӘЛАХОВА

Автор фотолары.

 

Татарстанда “Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез” шәҗәрә фестивале ел саен үткәрелә, быел район этабы 9 февраль көнне “Яшьлек” яшьләр үзәгендә булды. Анда Усыдан Нурлыевлар, Иске Богадыдан Хөсәеновлар, Күҗәкәдән Хәертдиновлар гаиләләре көч сынашты.

Өчесе дә республика бәйгесендә катнаша алыр иде. Ләкин бәйгенең шарты буенча бер генә җиңүче булырга тиеш. Менә шуны ачыклау иң авыры да инде. Чөнки һәрберсе зур әзерлек белән килгән, бу кичне “Яшьлек” гаилә бәйрәменнән балкып, гөрләп торды.

Фестиваль муниципаль, зона һәм республика этапларында быел сигезенче тапкыр үткәрелә. Ике блоктан тора ул: милли һәм гаилә ризыклары күргәзмәсе (камыр ризыклары, традицион һәм махсус ризыклар); “Танышыгыз, Минем гаиләм, минем нәсел!”. Команданың визит карточкасында Шәҗәрә презентациясе белән  концерт номерлары күрсәтелә. Нәсел турында тарихи  мәгълүмат белән беррәттән, җыр-бию, театраль куелыш, милли кием тәкъдим ителә.

Фойеда оештырылган күргәзмәдә гаилә шәҗәрәсе, фотоальбомнар, китаплар, элекке эш кораллары, кул эшләре, яратып әзерләнә торган тәмледән-тәмле ризыклар урын алган иде. Алар белән Фәнис Нурлыев, Рәскать Хәертдинов, Рафаэль Хөсәенов таныштырды. Якыннары кушылып, сүз алды. Шәҗәрә төзү җиңел эш түгел, барысын да барларга, эзләнергә, сораштырырга туры килә. Бездә агач рәвешендә язылган шәҗәрәләр киң таралган.

Күргәзмә-таныштырулар музыкаль бизәлеш белән баетылдылар. Һәр гаиләнең үз гармучысы бар иде. Татар халкында гармун моңы, җыр-бию, тәмле аш һәм гореф-гадәт – барысы бергә үрелеп, гасырлар буе яшәп килә. Өлкәннәр нәселнең матур йолаларын яшьләргә тапшырып дөрес эшли, аларга ата-баба тормышын өйрәнү җиңелрәк булачак. 

Бәйгенең икенче өлеше сәхнәдә дәвам итте. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова катнашучыларга уңышлар теләде, район башлыгы исеменнән рәхмәт ирештерде.

– Бәйге шартлары елдан-ел авырая. Мәгълүматлар документларга туры китереп, нәсел шәҗәрәсе расланырга тиеш. Электән әби-бабайлар язып калдырган мирасны тапшыру максат итеп куела. Балаларыбыз, оныкларыбыз ерак әби-бабайларының кем булуын, нәрсә белән шөгыльләнүен белсен өчен уйлап табылган бәйге бу. Үзебезнең тирән эзебезне калдырырлык итеп яшәргә иде, – диде. 

– Һәрберебезнең туган ягы, кече Ватаны бар. Без үзебезнең үткәнебезне, тарихыбызны өйрәнергә бурычлы. Туып-үскән җиребез ул – кече Ватаныбыз. Һәрбер нәселнең үткәне, тарихы бар. Элек-
электән үк ата-ана нәселен, җиде буынны белү изге бурыч булып саналган. Шуңа күрә ил агалары, аксакаллар үзләренең нәсел агачын төзегәннәр һәм үз ыруларының кабатланмас тарихын язып барганнар. Шәҗәрә төзеп, киләчәк буынга якты ядкарь калдырганнар. Нәсел җебе өзелмәсен дип тырышканнар, – дип башлады сүзен
алып баручы Рәфидә Наҗарова.

Оештыручылар – Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты һәм ТР Дәүләт архивы. Чыгышларны бәяләүче комиссия составында да алар иде.

– Бәйгенең максаты – үз нәселеңне өйрәнү. Ул рухи һәм матди яктан бик зур һәм авыр хезмәт булып санала, җентекле эш таләп итә. Бүген сезгә карап, сокланып утырдык, күңелле итеп ял иттек. Бик матур чыгыш ясадыгыз, безгә, жюри әгъзаларына, бәя бирү җиңел булмады,  – диде Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитетының архив документларын гыйльми файдалану һәм халыкара элемтәләр бүлеге башлыгы Айсылу Галиева.

Район архив бүлегенең яңа җитәкчесе Фирүзә Минһаҗева кунакларга, катнашучыларга, ярдәм итүчеләргә рәхмәт сүзе җиткерде.

Гаиләләрнең өчесе дә призлы урын яулады, аларга грамоталар, акчалата сертификатлар һәм Коръән китаплары бүләк итеп бирелде.

Беренче урын алган Хөсәеновлар гаиләсе зона бәйгесендә катнашачак. 

 

Айсылу Галиева:

 

– Фестивальдә, оешканнан бирле, 1299 гаилә катнашты. Актаныш районыннан да бик матур чыгыш ясап, ике тапкыр республика этабына үттеләр, урыннар алдылар. Без районнарга чыгабыз, үз нәсел тарихын барлаучы һәм бәйгедә катнашучы гаиләләргә рәхмәтлебез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев