Оныгыма карап сөенәм
Иске Байсарда яшәүче Мәрьям Садриева – авылда иң абруйлы кешеләрнең берсе.
Филиза СӘЛАХОВА
Һөнәре буенча медицина белгече ул, озак еллар Иске Байсар участок хастаханәсендә баш табиб булып эшләп, бик күпләрнең рәхмәтенә ирешкән шәхес. Табиблар кешенең тәнен, ә дин әһелләре күңелен дәвалый, диләр. Икесе дә халыкны сәламәт яшәү рәвешенә чакыра, кешеләрнең киләчәген кайгырта.
Табиб һәм дин кешесе. Шушы ике дәрәҗәгә ия булучыларны соңгы вакытта еш очрата башладык. Алар бер-берсен тулыландыручы сыйфатка ия, бик тә игелекле эшләр башкаралар. Дөньяви һәм дини белемле табиб күңелгә якынрак тоела.
Озак еллар табиб булып эшләгән Мәрьям Садриева да ислам диненә килә. Коръән, намаз укырга өйрәнеп, белгәннәрен башкаларга өйрәтеп яши. Дини белем күтәрү курсларында була. Мәчет каршындагы курсларда башлангыч дини белем бирә. Намаз дәресләре алып бара. Гарәп хәрефләрен танытып, Коръән укырга, намаз укырга өйрәтә. Ул – мәчет каршысындагы курсларда укытып, шактый тәҗрибә туплаган, хөрмәткә лаек мөгаллимә. Шәкертләренә ислам дине нигезләрен өйрәтә алуына сөенеп яши.
– Иске Байсар участок хастаханәсендә баш табиб булып эшләп лаеклы ялга чыктым. Үзем Яхшый авылында туып-үстем. Иске Байсарда яши башлавыма – 40 ел. Актанышның Җәмигъ мәчетендә аттестация үттем. Ләкин авыруым сәбәпле, елдан артык мәчеткә укытырга йөри алмадым. Дини чараларны калдырмаска тырышам. Коръән мәҗлесләренә чакыралар, – диде Мәрьям Садриева.
Иске Байсар мәктәбендә башлангыч сыйныфта әхлак дәресләре үткәрергә дә туры килгән аңа. Шушы укучыларының берсе – оныгы Язгөл бик яшьли намазга баскан.
– Мәрьям апа, оныгыгызның намаз укуына шатланасызмы?
– Оныгымның намаз укуы күңелгә рәхәтлек бирә. Безнең максат – үзебездән соң догачы балалар калдыру. Ислам динен ныгытучылар бар дигән ышаныч туа.
Язгөл Садриева Иске Байсар авылында яши, бишенче сыйныфта укый. Аңа – 12 яшь.
– Ел саен намаз уку бәйгесендә яратып катнашам. Фарыз намаз укып күрсәтәбез. Аятел Көрсине, азан догасын яттан сөйлибез. Бәйгеләрдә катнашкан саен, үземне кыюрак хис итәм. Беренче тапкырдагы шикелле каушатмый. Үзем Коръән укыйм. Хәзерге вакытта әниемне дә өйрәтәм, – диде Язгөл Садриева.
Кызның әнисе Рузилә Гафият кызы Иске Байсар балалар бакчасында тәрбияче булып эшли.
– Безнең гаиләдә 3 бала, Язгөл – кечкенәсе. Ике апасы бар, алар, әлегә намаз укымаса да, ураза тоталар, догаларны беләләр. Язгөлнең намаз укуына сөенәбез. Чуракайның “Шәмсун” мәчете каршындагы мәдрәсәдә Назим абыйның кызы укулар оештыра. Нәзилә апалары дәресләр үткәрә.
Каникул саен Иске Байсардан шушы мәдрәсәгә баламны укырга йөртәм. Ул үз теләге белән, яратып килә, – дип, кызына дини белем бирүчеләргә рәхмәтле булуын белдерде Рузилә Садриева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев