Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Газета рубрикалары

Остаз һәм яшь белгеч бер сәхнәдә

Актаныш районының “Әтәчкәй” балалар бакчасында “Яшь белгеч һәм остаз” дип исемләнгән республикакүләм бәйге узды.

Рузилә ХӘСӘНОВА

Әлеге күркәм чарада Актаныш районы һәм Сарман районы мәгариф учреждениеләреннән килгән тәрбиячеләр һәм укытучылар көч сынашты. Бәйгенең төп максаты яшь белгечләрнең һөнәри осталыгын үстерү, остазларның бай эш тәҗрибәсен ачыклау һәм тарату, шулай ук яшь педагогларда һөнәргә карата уңай мотивация формалаштыру.

Бәйге турында район мәгариф идарәсе методисты Илина Акмалова сөйләп үтте:

– Әлеге конкурсны узган ел үзебезнең Актанышта үткәргән идек, быел аны республика күләмендә уздырырга булдык. Бәйге ике этаптан тора. Беренче этапта гаризалар кабул иттек. Ул яшь белгеч һәм остазның үзләре белән таныштыруын, шулай ук үзара интервью үткәрүне үз эченә алды. Икенче этап “Буыннар бәйләнеше” дип атала.

Биредә педагог-остаз белем бирү процессын оештыруда үз тәҗрибәсенә таянып, яшь белгеч белән берлектә уртак мастер-класс күрсәтә. Бүген барлыгы унбер пар көч сынаша: аларның дүртесе – мәктәпләрдән, җидесе балалар бакчаларыннан, – диде ул.

Чара кунакларны күтәренке рухта каршы алды. Балалар бакчасы нәниләре әзерләгән җыр-биюләр, шигырьләр бәйгегә җыелучыларга аерым бер җылылык, илһам өстәде. Сабыйларның ихлас чыгышлары педагог һөнәренең никадәр җаваплы һәм шул ук вакытта күңелле булуын тагын бер кат искәртте.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова катнашучыларны сәламләп, аларга уңышлар теләде һәм бәйгенең әһәмиятенә тукталды:

– Башка бәйгеләрдән аермалы буларак, монда бер-береңә ярдәм итү рухы өстенлек итә. Конкурсантлар аерым-
аерым түгел, ә парлап чыгыш
ясый – яшь белгеч үзенең остазы белән. Бу – чын мәгънәсендә буыннар бәйләнеше, тәҗрибә белән яшьлек энергиясенең очрашуы.

Мин әлеге бәйгенең әһәмиятен бик зур дип саныйм. Бүгенге көндә Актанышта гына түгел, республика күләмендә дә мәгариф учреждениеләрендә кадрлар кытлыгы сизелә. Шуңа күрә яшь белгечләрне үзебезнең арага тарту, аларны мәктәпләрдә, балалар бакчаларында калдыру – иң мөһим бурычларның берсе. Яшь укытучыга хезмәт юлын башлаганда остаз терәге бик кирәк. Үземә дә эшли башлаган чорда остазларым зур ярдәм күрсәтте. Алар булмаса, бәлки, мәктәптән киткән дә булыр идем. Югары уку йортын тәмамлап кайткан белгечләр теорияне яхшы белә, әмма практик эшчәнлектә кыенлыклар туа. Менә шул чакта остаз киңәше, ярдәме зур роль уйный, – диде ул.

Чыннан да, бәйгедә катнашучы яшь белгечләрне бәхетле дип атарга була: яннарында – күп еллык тәҗрибә туплаган, һөнәр серләрен уртаклашырга әзер торучы остазлар. Алар бергәләп дәресләр, ачык шөгыльләр күрсәтте, мастер-класслар үткәрде. Балалар бакчалары тәрбиячеләре сабыйлар белән эшләү алымнарын тәкъдим итсә, мәктәп укытучылары заманча дәрес формаларын, яңача якын килү юлларын ачып салды. Чыгышларда остазларның саллы тәҗрибәсе белән яшьләрнең яңалыкка омтылышы, иҗади фикерләве, энергиясе табигый рәвештә үрелеп барды.

Сарман районы мәгариф идарәсе җитәкчесенең уку-укыту эшләре буенча урынбасары Миләүшә
Гарипова да әлеге чараның әһәмиятен ассызыклады:

– Бирегә без ике команда алып килдек: Сарман 1 нче урта мәктәбеннән һәм Җәлил 1 нче урта мәктәбеннән яшь белгечләр үзләренең остазлары белән катнаша. Районда яшь педагоглар белән эш күптән алып барыла. Мәгариф бүлегендә бу юнәлеш буенча аерым методист эшли, һәр яшь белгечкә остаз билгеләнә. Аларны мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында калдыру өчен бар мөмкинлекләр дә тудырыла. Моннан тыш, яшь белгечләрне кызыксындыру максатыннан районның үз программасы гамәлгә куелган.

Мондый конкурслар бик кирәк. Алар педагогларны яңа алымнар кулланырга, эшчәнлекнең заманча формаларын үзләштерергә этәрә. Иң мөһиме – бу тәҗрибә уртаклашу, фикер алышу, һөнәри үсеш өчен менә дигән мәйданчык, – диде ул.

Чынлап та, “Яшь белгеч һәм остаз” бәйгесе – һөнәри осталыкны сынау гына түгел, ә педагогик бердәмлекне ныгыту чарасы да. Биредә җиңүдән бигрәк, уртак максат – сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү, яшь белгечләрне һөнәрдә саклап калу өстенлек итә. Остаз белән яшь педагогның янәшә атлавы – мәгарифнең киләчәгенә ышанычлы адым ул. Буыннар бәйләнеше өзелмичә дәвам иткәндә генә, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында белем учагы сүрелмәс.

 

Лениза Фәттахова, Богады мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы:

 

– Мәктәптә эшләвемә 32 ел. Хезмәт дәресләре дә укытам. Динара эшкә килгәч, мине аңа остаз итеп билгеләделәр. Чөнки рәсем дәресе белән хезмәт дәресләренең уртак яклары бик күп. Яшь белгеч буларак, аның уйлау сәләте, фантазиясе көчле. Минем тәҗрибәгә дә таянып, шушы бәйгегә бергә әзерләндек”.

 

Динара Миңнәхмәтова, Богады мәктәбе рәсем дәресләре укытучысы:

 

Мәктәпкә эшкә килгәндә, күңелдә курку хисе бар иде. Остазым Лениза Динәвис кызы  янына кергәч, ул курку хисе әкренләп юкка чыкты. Планнар төзү, балалар белән ничегрәк итеп дәресләр үткәрү буенча үзенең киңәшләрен бирә. Аның ярдәмен һәрдаим тоям. Миңа мәктәптә укыту нык ошый. Балаларны яратам. Киләчәктә дә үземне алар арасында күрәм. Бүгенге бәйгегә дә без остазым белән яхшылап әзерләндек”.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев