Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Газета рубрикалары

Пушкинны искә алдылар

4 июнь көнне Актанышның Мәдәният һәм сәнгать паркында “Пушкин – Россиянең бөек горурлыгы” дигән әдәби сәгать узды.

Әлеге чара Россиянең мәдәни календаре буенча иң якты вакыйгаларның берсе булып санала, һәм ул Пушкин көненә багышланды. Бөек рус шагыйре Александр Пушкин үлемсез әсәрләр иҗат итеп калдырды. Аның тууына 227 ел тулуны бар дөнья әдәбият сөючеләре билгеләп үтте.

Пушкин көне – аның иҗатына кабат мөрәҗәгать итү, яраткан шигъри юлларын искә төшерү һәм аның теленең байлыгын һәм матурлыгын аңлау өчен менә дигән мөмкинлек. Әдәби сәгать кысаларында “Пушкин әкиятләре битләре буйлап” дигән мавыктыргыч викторина оештырылды. Яшьләр һәм өлкәннәр яраткан геройларын һәм шагыйрьнең үлемсез әсәрләренең сюжетларын искә алып, сорауларга дәртләнеп җавап бирделәр.

Чарада шулай ук “Гордись, Россия! Ты миру Пушкина дала!” дигән китап күргәзмәсе эшләде. Күргәзмәдә аның тормышы һәм иҗаты турында китаплар тәкъдим ителде. Пушкин көненә багышланган әдәби сәгать, җылы һәм дустанә атмосферада узды, катнашучыларның барысында да якты тәэсирләр калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев