Россия Герое – Актанышта
Россия Герое, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Рәсим Баксиков Актанышка килде.
Рузилә ХӘСӘНОВА
Сәфәре кысаларында ул районның берничә социаль әһәмиятле объекты белән танышты.
Рәсим Баксиков иң элек район хакимияте бинасында район башлыгы Ленар Зарипов белән берлектә социаль ярдәм һәм эшкә урнашу өчен җаваплы төрле тармак вәкилләре катнашында махсус хәрби операциядә катнашучыларны тернәкләндерү һәм эшкә урнаштыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде. Хәрби ветераннарны тыныч тормышка җайлаштыру буенча республикада эшләп килүче төрле программалар хакында мәгълүмат җиткерде.
Визит кысаларында Россия Герое 2025 елда милли проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә капиталь төзекләндерелгән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә булды. Ветераннарга квалификацияләрен үзгәртү һәм эш эзләү өчен күрсәтелә торган хезмәтләрнең яңартылган инфраструктурасы һәм спектры белән танышты. «Кадрлар» илкүләм проектының «хезмәт базары белән идарә итү» федераль проекты кысаларында элеккеге мәшгульлек үзәкләре базасында заманча кадрлар үзәкләре ачыла, аларда һәр эш эзләүчегә яки эш бирүчегә индивидуаль ярдәм күрсәтелә. Баксиков биредәге шартларга уңай фикерен белдерде.
Геройларга – чәчәкләр
Рәсим Баксиков Актаныш технология техникумында булып, студентларның махсус хәрби операциядәге егетләргә күрсәткән ярдәме белән танышты. Ул токмач кисү, маскировка челтәрләре үрү эшләрендә катнашучы яшьләр белән аралашты, аларга башкарган игелекле эшләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Биредә коралларның макетларыннан күргәзмә тәкъдим иткән МХО егетләре белән фикер алышты, үзенең киңәшләрен бирде.
Аннары Россия Герое техникум территориясендә булдырылган “Батырлар” аллеясында булып, МХОда һәлак булган якташ егетләр истәлегенә куелган мемориаль такталарга чәчәкләр салды.
Волонтерлар янында
“Яшьлек” яшьләр үзәгендә “Без бергә” гуманитар ярдәм фонды волонтерлары белән очрашты. Егетләргә җибәрә торган маскировка челтәрләренең кирәклеген ассызыклады. Коры ашлар, үлән чәйләре, коры душлар, җылы оекбашлар, билдәмәләр, тезлекләр, мендәрләр – барысы да егетләргә кирәк һәм олы ярдәм, диде. Фонд волонтерлары ясаган стендлар егетләрнең батырлыгын мәңгеләштерүнең бер алымы булуын да искәртте. Киләчәктә дә эшегезне шулай дәвам итегез, диде.
Рәсим Баксиковка 2023 ел ахырыннан хәбәрсез югалган солдат әнисе улы хакында нинди дә булса мәгълүмат табуда ярдәм итүен сорап мөрәҗәгать итте. Аның үтенечен игътибарсыз калдырмаска, булышырга сүз бирде.
Батырлык дәресендә
“Яшьлек” яшьләр үзәгендә узган очрашуда Рәсим Баксиков кадетлар, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат, Актанышның 2нче мәктәбе укучылары һәм студентлар алдында чыгыш ясады.
Дәрес башланыр алдыннан Ленар Зарипов укучыларга үзенең фикерләрен җиткерде.
– Кайвакыт нәрсә ул
батырлык, нәрсә ул Туган илне саклау, нәрсә ул героизм, дигән
сорауларга җавап эзлибез. Туган илне яратам дигән сүзләр генә әле ул батырлык түгел. Балалар, менә ул Батырлык сезнең каршыгызда! Алар – махсус хәрби операциядә катнашучылар. Үзләренең Туган илне яратуларын эш-гамәлләре белән расладылар. Алар без тыныч тормышта яшәсен өчен махсус хәрби операциядә катнаштылар. Кайберләренең гомерләре дә шунда өзелде.
Рәсим Баксиковның күкрәгендәге Россия Герое билгесе, егетләр күкрәгендәге орден, медальләр чын батырлыкны күрсәтә. Сез абыйларыгыз белән горурланыгыз, Туган илебезне яратучылар булып үсегез. Бүген Рәсим Рәшит улы сөйләгәннәрне игътибар белән тыңлагыз, – диде.
Рәсим Баксиков үзенең тормыш юлы мисалында батырлык, җаваплылык һәм ватанпәрвәрлек турында сөйләде. Чыгышында Рәсим Баксиков укучыларны тырышып укырга, аеруча математика, физика һәм тарих фәннәрен тирәнтен үзләштерергә чакырды. Алар киләчәк тормышыгызда нык кирәк булачак, диде. Әгәр мәктәптә укыганда фәннәрнең базаларын үзләштермәсәң, алга таба укыганда да, яшәгәндә дә, кабат мәктәп программасына кайту авыр була, дип ассызыклады. Физкультура белән шөгыльләнергә кирәклегенә басым ясады.
Аеруча тарихны белү егетләргә дә, кызларга да кирәклеген мисаллар ярдәмендә аңлатырга тырышты. Тарихны белсәң генә, Туган илнең никадәр көчле булуын аңлыйсың, балаларыңда да патриотик хисләр тәрбияли аласың, диде.
– Илебезнең киләчәк язмышы безнең сезгә бабаларыбыз, әтиләребез, туган илебез турында мәгълүматларны дөрес итеп тапшыру, сезнең аны дөрес итеп аңлап, дөрес карарлар кабул итүгә бәйле. Шуның өчен һәр гамәлегезне уйлап эшләгез. Карарлар кабул иткәндә сак булыгыз, – диде.
Аның һәр сүзе артында тирән мәгънә ята. Укучылар геройның чыгышын зур игътибар белән тыңлады, аның белән очрашу яшьләрдә горурлык хисе уятты. Күзләре янды.
Очрашу ахырында балалар үзләрен кызыксындырган
сорауларын бирде, герой һәркайсына җентекле җавап кайтарды.
Ахырдан бергәләп Россия Герое белән истәлеккә фотога төштеләр.
Безнең белешмә
Рәсим Рәшит улы Баксиков 1988 елның 1 ноябрендә Казакъстан ССР Шымкент (хәзерге Төркестан) өлкәсе Кәнтау шәһәрендә туган. 3 яшендә гаиләсе белән Татарстанның Аксубай районы Салкач авылына, аннан Алексеевск районы Биләр авылына күченәләр.
2006 елда мәктәпне тәмамлагач, Рәсим Казан танк училищесына (Казан командирлар әзерләүче югары танк училищесы) укырга керә. 2010 елда укып бетереп, башта Ерак Көнчыгышка хезмәт итәргә китә. Чита, Хабаровск һәм Владивостокта хезмәт итә.
2022 елның ноябреннән махсус хәрби операция зонасында хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. Россия Кораллы көчләренең 5нче гомуми гаскәр армиясенең 127 нче мотоукчылар дивизиясенең Рәсим Баксиков (позывное «Монолит») идарә иткән (танк механик-машина йөртүчесе урынын алган) «Алеша» (дөресе «Дед Мороз») позывное алган Т-80БВ танкы экипажы махсус хәрби операция зонасында (Запорожье юнәлешендә) берүзе украин ягының бронетехника колоннасын тар-мар итә. Бу сугышта Украина хәрби көчләре ике Т-72Б танкын, M113 бронетранспортерын һәм десант белән биш MaxxPro бронетранспортерын югалта. Танк экипажы Россия Герое исеменә тәкъдим ителә.
Рәсим Баксиков 2024 елның 8 сентябреннән 2025 елның 25 сентябренә кадәр VII чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты. 2025 елның 25 сентябреннән – Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары. Ветераннар һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасының Иҗтимагый советы әгъзасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев