Су өстендә хезмәт куйган бәхетле парлар
Буазкул авылыннан Салихҗан Рәхимҗан улы, Рәсүлия Рәис кызы Хәбирҗановларның тормыш-яшәеше башкалардан аерылып тора.
Филиза СӘЛАХОВА
Бу хакта Рәсүлия Хәбирҗанова таныштыра:
– Без тормыш иптәшем Салихҗан белән 1975 елның 8 гыйнварында, аның туган авылы Илеш районы Теләкәй авылында таныштык. Яшьлегемнең иң матур вакыты иде. 17 яшемдә кунакка барган көнне таныштык. Шул ук елның 29 декабрендә гөрләтеп туй уздырдык, тормыш юлыбызны минем туган җирем Дербешкада башлап җибәрдек. Бер ул, бер кыз тәрбияләп үстердек. Улыбыз Рузил 1976 елда, кызыбыз Гөлнара 1980 елда дөньяга килделәр. Рузилебез гаиләсе белән Уфа шәһәрендә Гөлнарабыз гаиләсе белән Актанышта гомер итәләр.
– Актанышта яшәүчеләрнең күпчелеге тормышын, эшен җирдә алып бара. Ә сезнең хезмәтегез елга белән бәйле. Бу һөнәрне сайлавыгыз ничегрәк булды?
– Хезмәт юлымны мин 1974 елда мәктәпне тәмамлагач та башладым. Үзем дә, иптәшем дә гомер буе бергә эшләдек. Башта Дербешкада пристаньда хезмәт куйдык. 1979 елда, авылларны, шул ук вакытта Дербешканы да су басу куркынычы янагач, без Татар Ямалы авылына күченеп килдек. Монда килгәч тә, хезмәт юлыбызны пристаньда дәвам иттек. 1985-1988 елда икебез дә, читтән торып, Уфа шәһәрендә елга техникумында (хәзерге Уфа елга училищесы) белем алдык.
– Дербешкада пристань эше туктагач нишләдегез?
– 2002 елда пристань эшләүдән туктагач, без Түбән Новгород шәһәренә теплоходка эшкә киттек. Россиянең төрле шәһәрләреннән – бер шәһәрдән икенче шәһәргә – баржалар белән мазут ташыдык. Анда 18 ел эшләдек. Яз көне эшкә китеп, карлар яугач кына кайта идек. Анда эшләгән дәвердә иптәшем белән икебез дә Россия Федерациясе Транспорт министрлыгының Мактау кәгазенә ия булдык. Хәзерге вакытта икебез дә – хезмәт ветераны.
– Кайчан лаеклы ялга туктадыгыз?
– Хезмәт юлыбызны икебез бергә 2022 елда тәмамладык. Хәзерге көндә лаеклы ялда. Минем эш стажым – 45 ел. Тормыш иптәшем Салихҗан 49 ел хезмәт куйды.
*** Ике балага гомер биргән Салихҗан һәм Рәсүлия Хәбирҗановлар хәзерге вакытта 3 оныкның кадерле дәү әнисе, дәү әтисе булып, Буазкул авылында гомер кичерәләр. Район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев