Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Ә сез беләсезме?

ГЛОКСИНИЯ КАЙЧАН УЯНА?

Кыш уртасына җиттек, глоксиния, тидея гөлләрен онытып бетермәдегезме? Караңгы салкынча урыннарда утыралармы, ике-өч атнага бер су сибеп, хәлләрен беләсезме?

Иртә йоклаганнары инде уянадыр, аларны якты урынга алып куярга да була. Әгәр, иртә әле, дисәгез, шытымнарын борып алып ташлагыз. Кисүгә караганда, борып алып ташлаганнан соң, яңасы әйбәтрәк үсәчәк. Инде үссеннәр дисәгез, берничә киңәш.
Яктыга куяр алдыннан, гөлегезне игътибар белән тикшерегез. Савыты кечкенә, грунты искергән булса, бәрәңгесен сак кына актарып алып, зуррак савытка, яңа грунтка утыртыгыз.
Грунтка перлит, вермикулит кебек өстәмәләр дә кушарга була, алар дым сакларга ярдәм итә. Әгәр гөлегез караңгыда уянып, ап-ак бәрәңге сабагы кебек озын булып үссә, һич кызганусыз төбеннән үк борып алып ташлагыз. Әле кояш бик якты түгел, сабакка көчәеп китәргә мөмкинлек юк, ул зәгыйфь булып калачак, бөресен дә күтәреп тора алмаячак, чәчәге дә ачылмый сулачак.
Әгәр гөлегез яңа уянып, кечкенә генә шытымнары алсуланып, үсеп кенә маташа икән, шикләнмичә яктыга куярга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев