Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез- Безнекеләр!

Аккүз мәктәбе укучылары районыбызның алдынгы һәм хөрмәтле ветераны белән очрашуга велопоходта барды

Бүген Аккүз мәктәбенең 1, 3 класс укучылары класс җитәкчеләре Айсылу Фәрит кызы Хисамова белән Михайловка авылында гомер итүче, 60 еллык эш стажы булган, Татарстанның атказанган терлекчесе, бик күп орден медальләр һәм II, III дәрәҗә Дан орденнары иясе Пугачева Антонида Ефимовна белән очрашуга бардылар. Әлеге очрашу велопоход итеп тә оештырылган иде.

Антонида  Ефимовна укучыларны бик шатланып һәм ачык йөз белән каршы алды. Ул балаларга үзенең тормыш һәм хезмәт юлы турында сөйләде, яраткан «Катюша» җырын укучылар белән бергә тагын бер кабат күңелендә яңартты.
Укучыларга яхшы билгеләргә генә укырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә һәм хезмәт белән дус булырга кирәк дип үзенең акыллы киңәшләрен бирде. Бу сөйләшү укучыларга бик ошады, тәрбиви яктан да әһәмиятле булды.

Укучылар үзләре яшәгән җирлектәге хөрмәтле шәхесләрне белергә тиешләр. Алга таба да Аккүз мәктәбе коллективы мондый очрашуларны дәвам итәргә уйлый. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев