Актаныш гимназиясе укучылары «Глаголица» XII Халыкара әдәби конкурсында җиңде
Г. Камал исемендәге Татар академия театрының яңа бинасында «Глаголица» XII халыкара бәйсез әдәби премиясе җиңүчеләре бүләкләделәр. Алар арасында Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучылары да бар.
«Татарча проза» номинациясендә: Әдилә Харисова (Актаныш, 10-13 яшь), Лиана Шакирова (Актаныш, 14-17 яшь); «Татарча шигърият» номинациясендә Энҗе Ильясова (Актаныш, 14-17 яшь) җиңүче булды. Яшь иҗатчыларыбызны чын күңелдән уңышлары белән котлыйбыз!
«Глаголица» премиясе төрле мәдәниятләрне һәм буыннарны берләштереп, әдәбиятта яңа исемнәр ачуны дәвам итә. Вакыйгага күптән түгел «Глаголица»ны РФ Мәгариф министрлыгы олимпиадалары һәм конкурслары исемлегенә кертү аерым әһәмият бирде. Хәзер җиңүчеләр югары уку йортларына кергәндә өстәмә балларга исәп тота ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев