Актаныш

Актаныш районы

16+
Сез- Безнекеләр!

Актанышның данлыклы укытучылары хөрмәтләнде (исемлек)

Мәгариф өлкәсендәге казанышлары, яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдәге хезмәтләре өчен алдынгы педагогларыбыз Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыклары, Актаныш районы башлыгы бүләкләренә лаек булды.

Россия Федерациясе мәгариф министрлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:

Вәлиева Земфия Гыйльфан кызы — сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның математика укытучысы;

Даутова Алсу Камил кызы — Актаныш 1 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы;

Моталлапова Энҗе Зәет кызы — аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы;

Нурыева Ирина Альбин кызы — сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның рус теле һәм әдәбияты укытучысы;

Шәвәлиев Дилүс Мирзасалих улы — Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең математика һәм информатика укытучысы;

«Татарстан Республикасы Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнделәр:

Шәрипов Илназ Илшат улы- аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры;

Гыйбадуллина Зөлфия Мирзамөхәммәт кызы- сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп-интернатының татар теле һәм әдәбияты укытучысы;

Закирова Айзирәк Илдус кызы- Актаныш 1 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең инглиз теле укытучысы;

Мансурова Эльвира Ринат кызы — Актаныш гомуми үсеш бирүче 4 нче балалар бакчасы тәрбиячесе;

Фазлыева Ләйсән Мирфаяз кызы — Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең математика һәм информатика укытучысы;

Фәрдиева Ләйлә Рифкат кызы- Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең математика укытучысы;

Фатыйхова Нәркизә Галимҗан кызы-Актаныш технология техникумының директор урынбасары;

Корбанов Камил Мирзахәниф улы — Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге Актаныш кадет мәктәп-интернатының тәрбия эшләре буенча директор урынбасары;

Нәҗмиева Лүзия Рамил кызы — Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге Актаныш кадет мәктәп-интернатының математика укытучысы;

Яшь педагогларга һөнәри яктан үсәргә ярдәм итүдәге казанышлары өчен «Мактаулы остаз» күкрәк билгесе белән бүләкләнде:

Гайнанова Ләйлә Ситдик кызы — Киров балалар бакчасы мөдире;

Күренекле казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен «Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән өлкәсе отличнигы» билгесе белән бүләкләнделәр:

Шәмсунова Ландыш Җәүдәт кызы- Актаныш технология техникумы директоры;

Әмирова Розалия Сәгыйрь кызы — Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбенең инглиз теле укытучысы;

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:

Акмалова Илина Илфар кызы — мәгариф идарәсе методисты;

Әхмәтов Рәмзил Хуҗагали улы — Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры;

Закирҗанова Ландыш Рәдис кызы — Актаныш гомуми үсеш бирүче 5 нче балалар бакчасы мөдире;

Муниципаль Район Башлыгы Мактау грамотасы, Рәхмәт хаты бүләкләренә лаек булган мәгариф хезмәткәрләре:

Муниципаль Район Башлыгы Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:

Солтанова Гөлназ Дилшат кызы — сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның башлангыч сыйныф укытучысы; 
Салихова Илзидә Сәгыйдулла кызы — Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры;
Хаҗиева Гөлчәчәк Нурмөхәммәт кызы — аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең педагог-психологы;


Муниципаль район башлыгы Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

Хәмидуллина Гөлназ Раффак кызы- аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең китапханәчесе;
Ильясова Рәмилә Рәшит кызы — Актаныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы шәфкать туташы.


2025 елда Шакиров Әхсән Шакирович исемендәге премиягә лаек булучы педагог:

Фәйзуллин Рөстәм Уел улы — сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның география укытучысы.

Айнур Гыймадиев фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев