Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез- Безнекеләр!

Бүген район ЮХИДИ җитәкчеләре «Актаныш-информ» иҗат коллективын Яңа ел бәйрәме белән котлады

Район ЮХИДИ оешмасы җитәкчелеге «ТАТМЕДИА» АҖ «Актаныш-информ» филиалына бәйрәм бүләкләре белән килеп журналистларны котладылар.

Актаныш районы ЮХИДИ җитәкчесе Ринат Шәмсиев "Актаныш-информ" журналистларына юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау юнәлешендәге хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде. 

- 2023 елда сезнең иҗат төркемегез белән бик уңышлы эшләдек. Алдагы елларда да дуслыгыбыз дәвам итсен, район халкын юлларда имин йөрергә чакырып үзебездән зур өлеш кертик. Яңа еллар котлы булсын!- диде Ринат Радик улы. 

Район ЮХИДИнең пропаганда бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова да "Актаныш-информ" журналистларының  хезмәтен лаеклы бәяләде, киләчәктә дә кулга-кул тотынып эшләргә чакырды:

- Безнең эшчәнлекне бер каршылыксыз яктыртып барасыз. Киләчәктә дә шулай дус-тату булып калыйк. Рәхмәт хатларыбызны кабул итеп алыгыз!- диде Ләйсән Рәдиф кызы.

Мәртәбәле кунакларыбыз "Актаныш-информ" җитәкчесе Айнур Гыймадиевка,

телевидение операторы һәм шоферыбыз Марат Сәрраховка,  

 веб-мөхәррир Ләйсән Газизовага , радио бүлеге җитәкчесе Әлфия Мөхәммәтовага , диктор-корреспондент Фәния Рәшитовага  , телевидение диктор-корреспонденты Альбина Солтановага "Актаныш таңнары" газетасы корреспонденты Рузилә Хәсәновага, телевидение җитәкчесе Регина Сәлаховага  СММ-белгеч Юлай Низаевка рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды. Айнур Рәсим улы хезмәтебезне лаеклы бәяләгән ЮХИДИ хезмәткәрләренә коллектив исемннән рәхмәтен әйтте. Очрашу күмәк фотоларга төшү белән тәмамланды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев