Якташыбыз Әлфия Ситдыйкова «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде
Якташыбыз, язучы, шагыйрә Әлфия Ситдыйкова зур дәүләт бүләгенә лаек булды. Ул «Фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнде.
Бу — аның күпьеллык иҗат хезмәтенең, халыкка тугрылыгының һәм татар әдәбиятына керткән өлешенең югары бәясе. Әлфия ханымның әсәрләре күпсанлы укучылар күңелендә җылы урын алган, ә аның шигырьләре һәм хикәяләре чын күңелдән язылган.
Бу уңайдан без Әлфия Ситдыйкованы чын күңелдән тәбрик итәбез! Аңа нык сәламәтлек, озын гомер, иҗади дәрт һәм яңа әсәрләр иҗат итү өчен илһам телибез.
Киләчәктә дә күпсанлы укучыларны сөендереп, иҗат белән янып-ялкынланып яшәргә насыйп булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев