Якташыбыз Алмаз Нургалиевка «Татарстан Республикасы атказанган мәдәният хезмәткәре» исеме бирелде
Дөньякүләм «Туган тел» җыенында кинорежиссер, сценарист, якташыбыз Алмаз Азат улы Нургалиевка «Татарстан Республикасы атказанган мәдәният хезмәткәре» мактаулы исеме тапшырылды.
Бу бүләк — аның милли мәдәниятне, татар телен һәм сәнгатен үстерүгә керткән зур өлеше өчен бирелде. Алмаз Нургалиев — талантлы режиссер һәм сценарист, аның эшләре күп тамашачының күңелен яулады.
Алмаз Азат улы белән горурланабыз һәм аңа яңа иҗади уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев