Якташыбыз Денис Әхияров алтын медаль яулады!
Сез- Безнекеләр!

Якташыбыз Денис Әхияров алтын медаль яулады!

Казанда Татарстан Республикасы Рәисе призына IV Халыкара ат спорты ярышлары узды. Ярышларда якташыбыз Денис Әхияров «Сапфира Ян» кушаматлы аты белән чираттагы тапкыр үзен оста чабышчы итеп күрсәтте һәм югары нәтиҗәләргә ирешеп, җиңүче кубогын, алтын медаль яулады.

Аның бу уңышы — озак еллар дәвамында тырышып хезмәт итүенең, зур осталыгының һәм атка булган тирән мәхәббәтенең нәтиҗәсе.

Якташыбыз Денис Ахияров алтын медаль яулады!Денисны һәм аның командасын зур җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз! Якташыбызга ныклы сәламәтлек, яңа җиңүләр һәм киләчәктә дә зур үрләр яулавын телибез!

Афәрин, Денис! Без синең белән горурланабыз! 


Нет комментариев