Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез- Безнекеләр!

Якташыбыз Сөмбел Газизова- «Яз гүзәле-2023» бәйгесе җиңүчесе

«Яз гүзәле-2023» бәйгесе җиңүчесе билгеле. Әлеге исемгә Актаныш районыннан, Казан медицина университеты студенты Сөмбел Газизова лаек булды.

Мин бик шатмын! Иң беренче рәхмәтемне әти-әниемә, якыннарыма һәм миңа шушы мизгелне кичерергә биргән Аллаһ Тәгаләгә, «Яз гүзәле» бәйгесен оештыручыларга. Кызлар, мин сезне бик яратам. Бу бәйге алга таба да үссен һәм кызларны бәхетле итсен, – диде Сөмбел җиңүеннән соң.

          Актаныш районында туып-үскән тагын бер кызыбыз- Актанышның беренче санлы мәктәбен тәмамлап хәзерге вакытта Казан (Идел буе) федераль университетында укучы Алия Сафина «Иң җитез кыз» номинациясендә җиңде.

Башка номинацияләрдә җиңүчеләр:

«Иң оста пешерүче» – Земфира Яхудина (Россия дәүләт юстиция университетының Казан филиалы)

«Иң чибәр кыз» – Лиана Гарипова (Россия кооперация университетының Казан кооператив институты (филиалы)

«Иң ягымлы кыз» – Руфинә Әхмәтҗанова (В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты)

«Иң акыллы кыз» – Гөлназ Әхмәдиева (Казан (Идел буе) федераль университеты)

«Иң зирәк кыз» – Сөмбел Газизова (Казан дәүләт медицина университеты)

«Иң кыю кыз» – Фәйрүзә Шәрипова (Казан Дәүләт Энергетика Университеты)

«Иң җитез кыз» – Алия Сафина (Казан (Идел буе) федераль университеты)

«Иң зыялы кыз» – Алия Муллахмәтова (Казан дәүләт аграр университеты)

 

Энҗе ГАБДУЛЛИНА. Автор фотолары. Татар-информ.

 

           "Яз гүзәле" бәйгесен "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы турыдан-туры трансляцияләде. Конкурс барышын Сөмбел Газизова укыган Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта озак еллар татар теле һәм әдәбияты укытучы, күпсанлы шәрәфле һөнәри бәйгеләр җиңүчесе Чулпан Шәрипова да карап, үз фикерләре белән уртаклашты. 

          "Яз гүзәле" бәйгесе кызларның гүзәллеген генә бәяләүче бәйге түгел. Бу бәйгенең мәгънәсе тирәнгәрәк барып тоташа. Конкурсантлар туып-үскән җирләренә булган горурлык хисләрен кыска вакыт эчендә тасвирлап бирергә, аш-суга осталыкларын тәкъдим итәргә, иҗадилык дәрәҗәсен һәм сәләтләрен дә күрсәтеп өлгерергә тиеш иделәр. Әлеге бәйгенең вузара үткәрелүе икеләтә җаваплылык өсти: син уку йорты, укытучыларың һәм дусларың алдында имтихан тотасың. "Яз гүзәле - 2023" бәйгесен берникадәр дулкынлану, якташларыбыз чыгышларын горурлык хисләре белән карау насыйп булды.

           Актаныш гимназиясен тәмамлаган, хәзер Казан медицина университеты студенты Сөмбел Газизованың чыгышлары аерылып торды дип әйтү ялгыш булмас. Аерым бер ихласлык, миллилек, сөйкемлелек бөркелде аннан. Үзе дә, бәйгенең таныштыру өлешендә милли мохиттә тәрбияләнүен билгеләп үтте. Ә инде иҗади бәйгедән соң, Сөмбелнең җырлавын ишеткәч, аның җиңәчәгенә бернинди дә шик калмады. Бәйгене югары дәрәҗәле жюри составы бәяләде. Конкурсант кызларның җанатарлары кызлардан бер дә ким әзерләнмәгән, зал аларның тавышларыннан тынып тормады.

             "Яз гүзәле - 2023" титулына үзебезнең Актаныш кызы Сөмбел Газизова лаек булды. Бик лаеклы рәвештә, үзенең тыйнаклыгы, таланты, үҗәтлеге аша иреште ул әлеге үрләргә. Чын мәгънәсендә яз һәм гүзәллек бәйгесе булды кичәге бәйге. Мондый төр бәйгеләрнең тагын берсендә Актаныш кызының җиңү яулавы якташларыбызның сәләтлелеген тагын бер кабат исбатлады.

       Чулпан ШӘРИПОВА, Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев