Якташыбыз, танылган композитор Илгиз Закировның юбилей концерты узды
Казанда Филармония концерт залында якташыбыз, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Илгиз Закировның юбилей кичәсе булды. Казанда Филармония концерт залында якташыбыз, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Илгиз Закировның юбилей кичәсе булды.
Популяр композитор, «Саубуллашу», «Соңдыр шул, соңдыр», «Әнкәмнең догалары», Керкәле таулары” “Кышкы чия” һәм башка җырлары белән халык күңелен яулаган хитлар авторы ул Илгиз Закиров. Талантлы композитор Казан халкына, татар шагыйрьләренең сүзләренә үзе язган көйләрдән зур концерт программасын тәкъдим итте.
Йөзләгән җырлар авторы Илгиз Закиров, туган ягыбыз Актаныш турында гына да 17 жыр язган.
Концерттагы һәр чыгыш кайнар алкышлар белән үрелеп барды.
Концерттан истәлекле фотолар Илгиз Закировның туганы, үзе дә әлеге кичәдә бик матур чыгыш ясап кайткан яраткан җырчыбыз Сирина Исламованың шәхси архивыннан. Динар Закиров фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев