Актаныш

Актаныш районы

16+
Сез- Безнекеләр!

Яңа Әлем балалар бакчасы нәниләре авылдашлары, Әлмәт театры актрисасы Дилбәр Әбүнәгыймова белән очрашты

29 нчы гыйнварда Яңа Әлем балалар бакчасы нәниләре Дилбәр Әбүнәгыймова – Камалова белән очрашты.Балалар бакчасының театр юнәлеше буенча өстенлекле эш алып баруы моңа зур этәргеч булды.Очрашуда юбилярны котлау сүзләре,балалар чыгышы белән үрелеп барды.Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдыларһәм үзенең актерлык киңәшләрен дә тәкъдим и Әлмәт театры актрисасының бенефисы аның туган җирендә шул ук көнне Яңа Әлем авылында үтте.

 

Дилбәр Әбүнәгыймова – Камалова Əлмəт драма театрының иң күп уйнаучы тырыш һəм талантлы актрисаларының берсе ул. Моңлы, тигез тембрлы матур тавыш, кереп адашырлык тирəн караш, кайнар темперамент. Өстəвенə, Дилбəрнең һəр күзəнəгеннəн саркыган ярату. Театрны, тормышны, артист белəн аралашу өчен күңелен ачкан тамашачыны ярату ул.

Сигез балалы гаилəдə дүртенче булып үскəн кыз биючелек турында хыялланган икəн. Тик җизнəсе, драматург Юныс Сафиуллин аңа театр училищесына укырга керергə тəкъдим итə. Шул киңəштəн башланган тормыш белəн əлегəчə яши Дилбəр. Шуның белəн бəхетле дə.

Актриса 1966 елның 21 гыйнварында ТАССРның Актаныш районы Яңа Әлем авылында туа. 1985 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Әлмәт татар дәүләт драма театрында эшли башлый. 2001 елда Татарстан Республикасының атказанган артисты исеме бирелгән.

Яңа Әлем балалар бакчасы Тәрбиячесе Әгъләмова Розалия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев