Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез- Безнекеләр!

Ике фәннән 100 баллга БДИ тапшырган Актаныш гимназиясе укучысы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашты

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов БДИда ике фәннән - 200 балл һәм өч фәннән 300 балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашты. Әлеге истәлекле очрашуда математика (профиль) һәм рус теленнән бердәм дәүләт имтиханнарын 100 баллга тапшырган Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучысы Айнур Гыйлаев та бар иде.

Очрашу август Педагоглар советы алдыннан Лаеш районының Усады авылында урнашкан «Инноватика» күп юнәлешле лицеенда узды. Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Татарстан югары уку йортлары ректорлары катнашты.

Рөстәм Миңнеханов балаларны имтиханнардагы уңышлары белән котлады, шулай ук укучыларның ата-аналарына һәм укытучыларга рәхмәт белдерде.

-Сезнең белән очрашу бик күңелле. Сез зур уңышларга ирештегез. Без сезнең белән бик горурланабыз! Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, сезнең әти-әниләрегез һәм остазларыгыз мондый югары нәтиҗәләргә ирешүгә зур өлеш керттеләр-, - дип ассызыклады ТР Рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев