Актаныш

Актаныш районы

16+
Сез- Безнекеләр!

Күңелләргә якты нур өләшә

Актаныш радиосының алыштыргысыз диктор-корреспонденты Фәния Шамил кызы Рәшитованың 14 августта алтын юбилее – 50 яше.

Актаныш радиосының алыштыргысыз диктор-корреспонденты Фәния Шамил кызы Рәшитованың 14 августта алтын юбилее – 50 яше.

Хөрмәтле хезмәттәшебез – тулы канлы тормыш белән үткән ярты гасыр гомеренең 23 елын журналистикага багышлаган гүзәл зат. Ул Киров исемендәге совхозның алдынгы механизаторы Шамил Рәшитов белән терлекчелектә ил күләмендә танылу алган, хезмәт юлы Гурий Тавлинның “Тәвәккәл кеше таш яра” китабында яктыртылган,  ТАССР Югары Советы депутаты, Ленин ордены кавалеры, күп мәртәбә илкүләм, Татарстан киңәшмәләрендә бүләкләнгән Дөлфирә Каһирова гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә.  

Фәния Шамил кызы 1992 елда Киров урта мәктәбен яхшы билгеләргә генә тәмамлап, Казан дәүләт университетының татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләр факультетына укырга керә. Филолог белгечлеге алганнан соң, башкалабызда нәшер ителүче “Шәһри Казан” газетасында, Татарстан Дәүләт Советының гомуми бүлегендә эшли. 2003 елдан башлап исә Актаныш радиосында диктор-корреспондент вазыйфасында.

Шушы еллар дәвамында районыбыз тыңлаучысына кабатланмас тавышы белән файдалы хәбәрләр җиткереп торучы; кешеләрне рухи үсендереп, берләштереп, армый-талмый агарту эшләре башкаручы, үз эшеңнең остасы буларак
танылды.

Һич арттыру түгел, Фәния Рәшитовадагы дикторлык, корреспондент һәм алып баручы таланты районыбызның мәдәни мирасында аерылгысыз урын били. Фәния Шамил кызы нинди генә катлаулыктагы теманы да тыңлаучы аңлап нәтиҗә ясарлык гади телдә ача алу сәләтенә ия. Филолог, татар теле һәм әдәбияты белгече буларак, бүгенгедәй глобальләштерү, цифрлаштыру шартларында туган телебез сагында уяу торучы, сүз тәмен, сүз гамен тоярга ярдәм итүче хөрмәтле хезмәткәр ул.

Тапшыруларында аерым шәхесләр, оештырылган чаралар хакында бай мәгълүмат җиткерү белән генә чикләнмичә, ул студия кунагына, ачылып китеп, сөйли алырлык мохит тудыра ала. Ихлас сөйләшүгә, фикер тирәнлегенә, күңел җылысына нигезләнгән туры эфирларында мәдәният хезмәткәрләре дә, хәрбиләр дә, табиблар да, хокук сагында торучылар да, иҗат белән шөгыльләнүчеләр, спортчылар, янгынчылар да күмәкләшеп әңгәмә коралар, туры элемтәгә чыгучыларның sms-фикерләрен кабул итәләр, сорауларын җаваплыйлар.

Катлаулы хезмәте бүген коллегабызны татлы җимешләре белән сөендерә: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау кәгазе (2012 ел); Актаныш муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатлары (2015, 2025 ел); “Татмедиа” республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгының Мактау кәгазе (2017 ел);  ТР Җир мөлкәте министрлыгының Рәхмәт хаты (2019 ел); РФ Пенсия фондының Яр Чаллыдагы идарәсе Рәхмәт хаты (2019 ел); Актаныш муниципаль районы башлыгының Мактау кәгазе (2020 ел); Актаныш якташлар җәмгыятенең Рәхмәт хаты (2023 ел); районыбызда “Үз һөнәренең остасы” дипломы иясе (2023 ел).

Фәния Рәшитованы башкалардан аерып торган тагын бер сыйфат – ул теләсә кайсы компаниянең җаны, дия алабыз. Энергиясе, күп нәрсәдән хәбәрдарлыгы, юмор хисенә бай булуы, зирәклеге аның катнашында кайсы гына аралашуны да күңелле итә, онтылмаслык мизгелләр белән баета.

Хөрмәтле Фәния Шамил кызы!

Сезне гомер бәйрәмегез –
50 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз. Ныклы саулык, бетмәс-төкәнмәс илһам, яңа иҗади биеклекләр һәм рәхмәтле тыңлаучылар телибез. Рухи рәхәтлек, тормышны ярату һәм гармония һәрчак янәшәгездән атласын, ә тормышка гашыйк йөрәгегезне, куйган хезмәтегезгә күрә, горурлык һәм бәхет хисе биләп торсын!

Ярты гасыр янар йолдыз булып

Калкуыңа гомер күгендә.

Күңелләргә якты нур өләшеп

Яшисең син дөнья йөзендә.

Елмаюлы якты карашыңнан

Ак чәчәкләр хәтта көнләшә.

Эчкерсез дус санап, күпләр сиңа

Якын итеп, назлап эндәшә.

Кыю булып, тормыш сукмагыннан

Алга атлаганда, шул теләк:

Йолдыз нурын саклап, ахыргача

Армый типсен ялкынлы йөрәк.

 

“Татмедиа” АҖ филиалы “Актаныш-информ” коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев