Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Бүген, 27 март көнне Агыйдел кичүе аша автотранспорт хәрәкәте ябыла

Бүген, 27 март көнне Мәскәү вакыты буенча 10.00 сәгатьтә Агыйдел кичүе аша автотранспорт хәрәкәте ябыла.

 

Бу хакта кичүне гамәлгә куючы җәмгыять Россиядә тыелган социаль челтәре аша хәбәр итте. Автотранспорт хәрәкәтенең туктатылуы тотрыклы  югары температура урнашу һәм боз юкару белән бәйле. 

Хөрмәтле райондашлар, Актаныш районы юллары аша узучы хөрмәтле машина йөртүчеләр! Тормышыгызны куркыныч астына куймыйча, Татарстан территориясеннән Башкортстанга урау юл аша баруыгыз сорала. Паромның кайчан ачылуы турында әлегә фаразлар юк. Бу хакта "Актаныш-инфрм" яңалыкларында хәбәр итәрбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев