Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Йолдызнамә: 13 февраль - 19 февраль

Танышларыгыз арасында кайберәүләр чын йөзен күрсәтәчәк, ләкин араларны өзәргә ашыкмагыз...

 

Кучкар

Шәхси мөнәсәбәтләрдә ашыгыч нәтиҗәләр ясамагыз. Тынычланыгыз һәм барысы да үз­үзеннән җайланыр. Килешү өчен беренче адымны сез ясагыз, оттырмассыз. Күңелегезгә ошаган нәрсәләр белән генә шөгыльләнегез.

Үгезбозау

Бу атнада иң мөһиме – үз көчегезгә һәм сәләтеңә ышану. Моңа кадәр эшләнгәннәрегездән күпкә артыграк булдыра аласыз, ди йолдызлар. Җиң сызганып эшләү өчен менә дигән вакыт. Романтик рухтагы аралашу да уңышлы булыр.

Игезәкләр

Бүгенге эшли алган эшегезне иртәгегә калдырмагыз. Бу атнада нинди эшкә тотынсагыз да, эшегез уңар. Шимбә, ял көннәре көтелмәгән күңелле маҗаралар белән сөендерер. Яңа мөнәсәбәтләр барлыкка килү ихтималы зур Уйламаган җирдән финанс кереме булырга мөмкин.

Кысла

Якыннарыгыз өчен мактау сүзләрен кызганмагыз. Алар сезнең җылы сүзегезгә, игътибарыгызга мохтаҗ. Кайчак гаилә белән бергәләшеп табигатькә чыгып керүдә, арагызга җылылык өстәр. Сәламәтлегегезгә игътибарлырак булыгыз.

Арыслан

Бу атнада иң мөһиме – үз көчләренә һәм сәләтләренә ышану. Моңа кадәр эшләнгәннәрдән күпкә артыграк булдыра аласыз, ди йолдызлар. Җиң сызганып эшләү өчен менә дигән вакыт. Романтик рухтагы аралашу да уңышлы булыр. Илһамлану иң яхшы сыйфатларыгызны ачарга ярдәм итәр.

Кыз

Көчегезне саклагыз һәм стресслы хәлләрдән читтә торыгыз. Хәзер сез үпкәчел, ачулы булырга мөмкин. Теләсә нинди вак­төяк тә сезне чыгырдан чыгарырга сәләтле. Үз энергиягезне уңай юнәлешкә җибәрегез. Күңелегезгә рәхәтлек бирә торган эшләргә күбрәк вакыт бирегез.

Үлчәү

Тормышның күп өлкәләрендә уңайлы булырлык атна көтә. Финанс яктан да, һөнәри яктан да. Җитәкчеләр белән уңай мөгамәлә урнаштыра алырсыз. Эш эзлисез икән, яхшы гына эш тә табылып куюы ихтимал. Иң мөһиме, хыялыгызга таба, читкә тайпылмыйча, ышаныч белән атлау.

Чаян

Бу атнада хезмәттәшләрегез белән фикерләрегез уртак булу арагызны ныгыта алыр. Ярдәм сорасалар, кире бормагыз. Тирә­юньдәгеләр белән активрак аралашыгыз. Финанс ягыннан атна уңайлы түгел, кирәкмәгән әйберләр сатып алмагыз.

Укчы

Кичектерелеп килгән эшләргә тотынырга вакыт. Мәсьәләләрне хәл итүдә тәҗрибәлерәк хезмәттәшләрегез киңәшләренә колак салырга кирәк. Атна уртасыннан алып, атна ахырына кадәр сезнең тормышыгызда дусларның уңай роле артачак.

Кәҗәмөгез

Тирә­юнегездәге кешеләргә карата игътибарлырак булыгыз. Араларында үзеңне сак тотарга кирәк булганнары да бар. Сәламәтлегегезгә игътибар итегез, спорт белән шөгыльләнү сезнең өчен файдага гына. Һәр көнегезне кичтән планлаштырыгыз.

Сукояр

Бу атна сезнең өчен бик уңышлы. Күңелегезнең иң тирән почмагына яшеренгән хыялларыгызны тормышка ашырырга курыкмагыз. Үз сүзегезне ныклы­нигезле әйтә белүегез, тормышта бәйле матди мәсьәләләрне җайга салуга зур ярдәм итәр.

Балык

Танышларыгыз арасында кайберәүләр чын йөзен күрсәтәчәк. Ләкин араларны өзәргә ашыкмагыз: каршылыкларны бер утырып сөйләшү белән дә җиңәргә мөмкин. Бу сезнең өчен – сабак, аның өчен – оят булыр әлбәттә. Яңа танышларыгыз артыр – саграк йөрергә киңәш ителә.

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев